Дмитрий Карев (1905)

Дмитрий Карев (14 ноябрь 1905 ел31 декабрь 1977 ел) — юрист, җинаять һәм халыкара хокук буенча белгеч; юридик фәннәр докторы (1951), профессор (1951) һәм МДУ юридик факультетында җинаять процессы кафедрасы мөдире (1953-1978), юридик факультет деканы (1956-1965); 1960 елда хокук белемнәрнең Мәскәү кала халык университетының ректоры; РСФСРның атказанган фән эшлеклесе. Кызыл Йолдыз ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Дмитрий Карев
Туган 14 ноябрь 1905(1905-11-14)[1]
Тамбу губернасы, Россия империясе
Үлгән 31 декабрь 1977(1977-12-31)[1] (72 яшь)
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре профессор
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Дмитрий Карев 1905 елның 14 ноябрендә Россия империясенең Тамбов губернасында туган; Мәскәү индустриаль педагогия институтында укый. 1931 елда совет хокугын Мәскәү хокук институтында югары белем ала (башка мәгълүматлар буенча Хәрби-юридик академияне тәмамлый). Бөек Ватан сугышында катнаша. Икенче дөнья сугышы башланыр алдынан «Организация суда эксплуататорских государств» темасына кандидатлык диссертациясе яклый — 1939 елда юридик фәннәр кандидаты була.

Карев ССРБ Генераль прокуратурасында прокурор булып эшли: кайбер мәгълүматлар буенча, ул 1947 елда СССР Генераль прокуроры ярдәмчесе булып тора.

1949 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында эшли башлый. 1951 елда "Военные суды и военная прокуратура" темасына докторлык диссертациясен уңышлы яклый — юридик фәннәр докторы булып китә. Шул ук елда ул Мәскәү дәүләт университетының профессоры була, җинаять процессы кафедрасында эшли; ике елдан соң җинаять процессы кафедрасы мөдире була. Биредә 1978 елга кадәр кала.

1956 елдан 1965 елга кадәр Карев Мәскәү дәүләт университетының юридик факультеты деканы булып эшли. Моннан тыш, ул 1960 елда хокук белемнең Мәскәү кала халык университеты ректоры була. Карев СССР Югары судының фәнни-консультация советы һәм РСФСР Югары судының әгъзасы була; СССР һәм РСФСР карамагында булдырылган методик советларга керә. «Правоведение» журналының мөхәрририят коллегиясе әгъзасы булып тора, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе; Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. 1977 елның 31 декабрендә вафат була.

Эшләре үзгәртү

Карев Дмитрий җинаять һәм халыкара хокук буенча совет белгече; СССР законнар чыгару эшчәнлегендә җинаять-процессуаль законнары һәм аерым совет республикаларының җинаять-процессуаль кодекслары нормаларын эшләүдә катнаша (СССР составына кергән сигез республиканың Югары Советы мактау грамоталары белән бүләкләнә). Суд эшләрен алып бару һәм судка кагылышлы йөздән артык гыйльми хезмәт авторы һәм автордашы[2]:

    • «Военная юстиция СССР и стран народной демократии» (1950)
    • «Демократические основы организации и деятельности советского суда» (1951)
    • «Судоустройство и уголовный процесс стран народной демократии» (1959)
    • «Об уголовно-процессуальном законодательстве союзных республик» (1962)
    • «Предварительное расследование» (1962)
    • «Участие общественности в расследовании и судебном разбирательстве уголовных дел» (1963)
    • «Возбуждение и расследование уголовных дел» (соавт., 1967)
    • «Борьба с правонарушениями несовершеннолетних» (1971)
    • «Нюрнбергский процесс» (1976)
    • «Военные суды и военная прокуратура» (соавт., 1940)
    • «Организация суда и прокуратуры в СССР» (1954)
    • «Советский уголовный процесс» (соавт., 1975)
    • «Образцы важнейших уголовно-процессуальных актов» (соавт., 1940)
    • «Правовая охрана детства» (соавт., 1968)
    • «Изучение вопросов государства и права в курсе „Обществоведение“» (соавт., 1972)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 https://autority.snk.sk/cgi-bin/koha/opac-authoritiesdetail.pl?marc=1&authid=207886
  2. Хачатурян Д. А. Теоретические и практические аспекты выявления наркопритонов, 2017.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Карев Дмитрий Степанович. Летопись Московского университета, Аналитическая служба МГУ имени М. В. Ломоносова. 13 ноябрь 2019 тикшерелгән.