Дмитрий Казинский

Дмитрий Степан улы Казинский (рус. Дмитрий Степанович Казинский, 12 май 17599 ноябрь 1804, Санкт-Петербург), дәүләт эшлеклесе, хакыйкый стат киңәшчесе (1797). Дворяннар нәселеннән.

Дмитрий Казинский
Туган 12 май 1759(1759-05-12)
Үлгән 9 ноябрь 1802(1802-11-09) (43 яшь)
Казан

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1776 елдан хәрби хезмәттә. 1794–96 да — Екатеринослав, 1796–97 дә Новороссийск вице-губернаторы. 1797–99 да Казан гражданнар губернаторы. Казанны төзекләндерүне кайгырта, Богородица монастыре соборын һәм шәһәрнең башка биналарын төзетүдә катнаша. 1797 дә Казандагы Беренче ир балалар гимназиясен торгызуга ярдәм күрсәтә: Воскресенский урамындагы губернатор йортын аның карамагына тапшыра, казна хисабына Г.А.Потёмкин китапханәсен һәм минераллар коллекциясен сатып алуны тәэмин итә. Аның заманында Казан руханилар академиясе оештырыла (1797), Арча, Ыспас һәм Тәтеш өязләре бетерелә (1799).

Әдәбият үзгәртү

  • Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Чыганаклар үзгәртү