Яндурин Дияс Хатип улы (20 гыйнвар, Бер мең тугыз йөз кырык, БАССР-ның Малаяз районы (хәзер — Башкортстан Республикасының Салават районы) Лагыр авылы - 4 октябрь 2022 ел, Уфа) — тарихчы, тарих фәннәре докторы (2005), профессор (2004). Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (2009), ССРБ Югары мәктәбе отличнигы (1985), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2007).

Дияс Яндурин
Туган 20 гыйнвар 1940(1940-01-20)
Лагыр, Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 4 октябрь 2022(2022-10-04) (82 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (2005)
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Яндурин Дияс Хатыйп улы 1940 елның 20 гыйнварында Лагыр авылында туа. Атасы Хатыйп Өметбай улы — Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә, тыныч тормышка гвардия капитаны дәрәҗәсендә кайта. Төбәкнең башлангыч мәгариф бүлеге мөдире була, Салават райкомының пропаганда һәм агитацион бүлеге мөдире булып эшли. Сугыштан соң Лаклы авылына балалар йортына директоры, Лагыр җидееллык мәктәбе директоры, колхоз рәисе, пенсиягә чыкканчы укытучы була[1].

Шуңа да Дияс Хатыйп улы кечкенәдән белемгә омтыла. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары белемне Башкорт дәүләт университетында ала (1967)

Шул ук елда Лагыр урта мәктәбендә директорның укыту буенча урынбасары вазифасына тәгаенләнә.

1968—1970 елларда КПСС-ның Салават район комитетында пропаганда һәм агитацион бүлек мөдире булып эшли. 1974 елдан алып Башкорт дәүләт университетында укыта.

Хезмәтләре үзгәртү

100-ләп гыйльми хезмәт авторы.

    • Яндурин Дияс Хатипович. Национально-государственное строительство в автономиях Урало-Поволжья в 20-30-е годы XX в. : Дис. … д-ра ист. наук : 07.00.02 : Уфа, 2003 380 c. РГБ ОД, 71:05-7/186.
    • Подготовка национальных кадров в Башкортостане (1920—1930-е годы) [Текст] / Д. Х. Яндурин // Вестник Академии наук Республики Башкортостан. — 2003. — Т. 8, № 4. — С. 29-33 : 1 табл. — Библиогр.: с. 33 (12 назв.)

ББК 74.03(рос. Баш) + 74.5(рос. Баш).

  • Яндурин, Дияс Хатипович. Национализм и национально- государственное устройство России: история и современная практика: Формирование национально — территориальных государственных образований народов Урало — Поволжья.

Искәрмәләр үзгәртү