Диксон (рус. Диксон) — Россиянең Красноярск краенда шәһәр тибындагы бистә, Россиянең иң төньяк порты һәм Россиянең иң төньяк шәһәр тибындагы бистә.

Диксон
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1915
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Оскар Диксон[d]
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Диксон (городское поселение)[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Диксон (городское поселение)[d][1]
Халык саны 548 (2018)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 26 метр
Почта индексы 647340 һәм 647341
Рәсми веб-сайт dikson.narod.ru
Максималь температура 26,9 °C[2]
Җирле телефон коды 39152
Карта
 Диксон Викиҗыентыкта

Халык саны — 643 кеше.[3]

География үзгәртү

Диксон Котып аръягында, Дудинкадан 658 километр төньяк-көнчыгыштарак, Таймыр ярымутравының төньяк-көнбатыш кырыенда һәм бер үк исемле утрауда урнаша.

Кара диңгезендә диңгез порты. Аэропорт.

Майавгустта бистәдә поляр көн, ә ноябрьфевральдә поляр төн була.

Климат үзгәртү

Диксон климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C −0,5 −1,3 −0,2 1,7 10,4 22,2 26,8 26,9 16,6 6,2 1,9 0,3 26,9
Уртача максимум, °C −23 −23 −20 −15 −6 2 7 7 3 −6 −16 −21 −9
Уртача температура, °C −25,4 −26 −23,9 −17,1 −8,1 0,2 4,6 4,8 1,5 −7,8 −17,9 −22,2 −11,4
Уртача минимум, °C −28 −28 −25 −21 −10 −1 3 4 0 −9 −20 −25 −13
Абсолют минимум, °C −46,2 −48,1 −44,1 −38 −28,8 −17,3 −3,4 −3,6 −12 −31,3 −42,8 −46,6 −48,1
Явым-төшем нормасы, мм 19,4 17,7 15,6 12,6 14,2 16,8 22,1 26,8 28,2 25,1 16,4 18,1 233
Чыганак: MSN WeatherThermo-Karelia

Тарих үзгәртү

 
Диксонның 50 еллыына багышланган почта маркасы

Диксон 1915 елда бер үк исемле утравында поляр станциясе буларак нигезләнә.

1942 елда «Адмирал Шеер» исемле алман корабы Диксонга десант төшерү максаты белән бистәгә һөҗүм итә һәм аны тупка тота.[4] Бик тиз уза торган сугыштан соң «Адмирал Шеер» чигенергә мәҗбүр була.

1956 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

19572007 еллдарда — Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округының Диксон районы үзәге.

Халык үзгәртү

1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[3]
3 470 3 889 4 045 4 449 1 198 643

Милли состав (2002): руслар — 83,%, украиннар — 7,5%, белоруслар — 2,5%, татарлар — 1,0%.[10]

Икътисад үзгәртү

Диңгез порты.

Диксон тирәсендә — алтын, күмер һәм графит чыганаклары.

Топографик карталар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү