Диана Сәфәрова

кино- һәм арт-продюсер, TV алып баручысы, журнал мөхәррире, «Тере шәһәр» фондын гамәлгә куючы, ТР Иҗтимагый пулаты әгъзасы

Диана Сәфәрова, Диана Әсгать кызы Сәфәрова, рус. Сафарова Диана Асгатовна (1984 елның 16 июле, ТАССР, Казан) — кино- һәм арт-продюсер, TV алып баручысы, журнал мөхәррире, «Тере шәһәр» фондын гамәлгә куючы, ТР Иҗтимагый пулаты әгъзасы[2].

Диана Сәфәрова
Туган телдә исем Диана Әсгать кызы Сәфәрова
Туган 16 июль 1984(1984-07-16) (39 яшь)
Казан
Яшәгән урын Патрис Лумумба урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре режиссёр, продюсер
Ата-ана
Сайт https://twicopy.org/dianasafarova/

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1984 елның 16 июлендә Казанда Әсгать Сәфәров гаиләсендә туган. Әнисе — Луиза. Диана туганда әтисе көндез тикшерүче булып, төннәрен балалар бакчасында каравылчы булып эшләгән[3]. Казанда финанс институтын, Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлаган.

КФЭИ тәмамлагач, «Светский» журналын нәшер итә, «Эфир» телеканалында «Хатын-кыз бәхете» (рус. Женское счастье) һәм ТЯГ каналында «Кияүдә – ир артында!» (рус. Замужем — за мужем!) программаларын алып бара.

Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрында режиссер буларак дебют ясый: «Маугли» спектаклен куя[4]. «Город Арт-подготовка» театр лабораториясе кысаларында актриса буларак чыгыш ясый.

Спорт турында кино һәм телевидение халыкара фестиваленың (беренчелегенең) 33нче финалы (FICTS Challenge 2015) генераль менеджеры буларак, Казанда фестивальның финалын уздыра[5].

Театр проектларын, Александр Сокуров (ru) һәм һолланд кинорежиссеры Йос Стеллинг (ru) фильмнары ретроспективасын, «Театр.doc» театры (ru) гастрольләрен оештыру белән шөгыльләнүче «Тере шәһәр» (рус. Живой город) фондын гамәлгә куючы (Инна Яркова, Артем Силин белән берлектә).

Кирилл Серебренниковның (ru) «Ученик» фильмының продюсерлар төркеменә керә[6].

Фильмография үзгәртү

  • 2014 «Урта яшьләрдәге кыз» (рус. Девушка средних лет, реж. Артур Румынский, Игорь Штернберг) — Бэллочка[7].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү