Джули Бервальд (швед. Julie Berwald, тулы исеме Julie Mathilda Berwald; 18221877) — швед опера җырчысы (сопрано).

Джули Бервальд
Туган 14 октябрь 1822(1822-10-14)[1]
Стокһолм, Швеция
Үлгән 1 гыйнвар 1877(1877-01-01)[1] (54 яшь)
Ватандашлыгы  Швеция[2]
Һөнәре актёр, опера җырчысы
Җефет Кнут Океръельм[d][1]
Ата-ана
Кардәшләр Hedvig Eleonora Berwald[d] һәм Fredrique Berwald[d]

 Джули Бервальд Викиҗыентыкта

Мария Рель эшләгән Джули Бервальд портреты

Биографиясе үзгәртү

Джули Бервальд 1822 елның 14 октябрендә Стокгольмда музыкант Йохан Фредрик Бервальд һәм аның хатыны — концерт җырчысы Матильда Бервальд гаиләсендә туган, гаиләдә тагын ике сеңлесе Фредрик һәм Хедвиг үскән.

Алар өчесе дә җыр белемен әнисеннән ала һәм Финляндияда (1842 ел), Копенгагенда (1844 елда) һәм Берлинда (1847 ел) чыгыш ясап, кәмит җырчыларының триосын оештыра. Соңыннан Джули 1847-1852 елларда Стокгольмда Швеция король операсында опера җырчысы булып үз аллы эшли; 1848 елдан — театрның төп актрисасы (прима). Король операсында эшләү елларында ул бөек Швеция опера йолдызларының берсе була. 1851 елда Копенгагенда гастрольләрдә зур уңыш белән чыгыш ясый.

Швед журналисты һәм сәясәтче Нильс Арфвидссон актриса турында болай дип яза:

Оркестр җитәкчесенең театр сәхнәсендә тәрбияләнгән кызы шактый яшь сагында ук дөньяви җырчы абруен яулый, ә 1840 еллар азагында ул әһәмиятле җырчы шәхесе булып, тамашачы алдында чыгыш ясарга карар итә»[3][4]

Җырчының Король операсында эшләгән вакытында, билет хакы 50% ка күтәрелә, ә ул килемнең өчтән бер өлешен ала, бу гади булмаган өстенлек була. Үзенең кыска карьерасында бик популяр була, үзенең ролләре исәбендә «Свадьба Фигаро» операсында Сюзаннаны, «Вольный стрелок» операсында Агатаны, «Волшебная флейта» операсында Паминаны, «Роберт-дьявол» операсында Алисаны, «Норма» Анализны, «Дочь полка» операсында Мари ролен башкара.

1852 елда Джули Бервальд фрайгерр Кнут Окерхильмга кияүгә чыга һәм сәхнәдән китә, бу бигрәк тә талантының үсеше чорында опера җырчылары арасында сирәк күренеш була.

1853 елның 16 декабрендә җырчы Швед король музыка академиясына 337-се әгъза сыйфатында сайлана.

1877 елның 1 гыйнварында вафат була.

Әдәбият үзгәртү

  • Lars Löfgren (2003). Svensk teater. Stockholm: Natur och Kultur. sid. 46. ISBN 91-27-09672-6.
  • Ingeborg Nordin Hennel. Mod och Försakelse. Livs- och yrkesbetingelser för Konglig Theaterns skådespelerskor 1813—1863. Stockholm: Gidlunds (1997). ISBN 9178442567.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү