Джон Мусин

вокал буенча педагог

Джон Мусин, Джон Мирзаәхмәт улы Мусин (1945 елның 3 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Калинин районы, Күҗәкә) — музыка педагогы (вокал буенча), җырчы, Минзәлә педагогия, Уфа сәнгать училищелары, Сибай сәнгать көллияте, Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә эшләгәндә дөньяга танылган җырчылар, билгеле сәнгать әһелләре әзерләп чыгарган мөгаллим. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).

Джон Мусин
Туган телдә исем Джон Мирзаәхмәт улы Мусин
Туган 3 август 1945(1945-08-03) (78 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Калинин районы (Татарстан АССР), Күҗәкә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре вокал буенча педагог, җырчы
Җефет Римма Әкрам кызы
Балалар уллары Аяз, Нур, Тимур; кызы Зифа
Ата-ана
  • Мирзаәхмәт Муса улы (әти)
  • Тәрҗимә Нургали кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1945 елның 3 августында Калинин (1959 елдан Актаныш) районы Күҗәкә авылында 11 балалы (кайберләре сабый чакта ук вафат булган) укытучы Мирзаәхмәт (чыгышы белән Урьядыдан) һәм шәфкать туташы Тәрҗимә (тумышы белән Әҗәкүлдән) гаиләсендә 5нче бала булып дөньяга килгән. Сәнгатькә, моңга мәхәббәт әти-әнисеннән килә. Әтисе дә, әнисе дә бик матур җырлый, спектакльләрдә, концертларда катнаша торган була.

Шәҗәрәсе: Янгали (чыгышы белән Казан артыннан) → Бигем → Рсай → Ягъфәр → Мөхәммәди → Муса → Мирзаәхмәт[1].

Туганнары: Илина, Ирина, Марсилә, Лерон, Джон, Робсон (Америка җырчысы, актер Поль Робсон(ингл.) (Поль ЛеРой Бестилл Робсон) фамилиясен исем итеп куйганнар), Илиза, Эльмира, Азат, Дамир, Йолдыз. 1958 елда Свердловскига күчеп киткән җирдән, гаилә әнисенең туган ягы Әҗәкүлгә әйләнеп кайта.

Джон Мусин, Минзәлә педагогия училищесын (1995 елдан көллият) тәмамлагач, конкурссыз Казан музыка училищесына (2007 елдан көллият) ТАССР халык артисты җырчы Әлфия Галимова классына укырга кабул ителә. Шамил Әхмәтҗанов, Вафирә Гыйззәтуллина, якташы Хәнәви Шәйдуллин белән бергә укый. Казанда диплом алгач, Минзәләгә балалар музыка мәктәбенә укытырга кайта.

Уфада сәнгать институты ачылу белән шунда укырга керә һәм аны 1974 елда тәмамлый. Уфа дәүләт сәнгать институтында укыганда ук Уфа сәнгать училищесында укыта башлый һәм 26 ел әлеге уку йортында вокал буенча педагог булып эшли.

1995 елда музыка училищесы филиалы ачу өчен шәһәр администрациясе чакыруы буенча, гаилә хатынының туган ягы Сибайга күчеп килә. Сибай дәүләт филармониясенең, БДУ Сибай институтының музыка факультетының, Сибай сәнгать көллиятенең аякка басуында Д. Мусинның өлеше гаять зур. Сибайда хезмәт юлы 20 елга якын сузыла.

2015 елдан Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Д. Мусин — әлеге сәнгать мәктәбендә ялгыз җырлау бүлеген нигезләүче, Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең вокал буенча беренче педагогы.

Шәкертләре үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны (мәрхүмә) Римма Әкрам кызы (Солтангилдина), Сибайдан, Уфа сәнгать институтының фортепиано классын тәмамлаган, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Югары музыкаль белем алган уллары: баянчы, торбада уйнаучы Аяз (Актанышта балалар сәнгать мәктәбендә тынлы уен коралллары классында укыта)[3][4]; скрипкачы Нур (1976 елгы); җырчы Тимур (Уфада)[5], кызы инглиз теле укытучысы Зифа (Асташко) (Краснодар крае)[6][7]; оныклары.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Җан җырларга тиеш (Джон Мусин белән эксклюзив әңгәмә), archived from the original on 2020-08-11, retrieved 2020-11-12 
  2. Воспитанники Джона Мирзовича Мусина. 2020 елның 12 ноябрь көнендә архивланган. Актаныш балалар сәнгать мәктәбе сайты(рус.)
  3. Мусин Аяз Джонович, archived from the original on 2020-11-12, retrieved 2020-11-12 
  4. Аяз Мусин. ВКонтакте
  5. Тимур Мусин. 2020 елның 11 март көнендә архивланган. Вконтакте
  6. Папина дочка Зипуня. Детишник(рус.)
  7. Зифа Джоновна. 2020 елның 12 сентябрь көнендә архивланган. ВКонтакте

Әдәбият үзгәртү

  • Бахтизина Д. И. Джон Ахметович Мусин: творческий портрет педагога вокалиста. Сибай: СИ БашГУ, 2005.
  • Айгөл Әхмәтгалиева. Иҗтиһат. Остаз юлы. Мәдәни Җомга, 2020 елның 30 октябре, № 43, 19нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү