Даян Булатов (Даян Вәгыйз улы Булатов, 11 февраль 1924(1924-02-11), Исләй, Каргалы вулысы, Чистай кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР22 ноябрь 1982(1982-11-22) (58 яшь), Исләй, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1945).

Даян Булатов
Туган 11 февраль 1924(1924-02-11)
Исләй, Каргалы вулысы, Чистай кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 22 ноябрь 1982(1982-11-22) (58 яшь)
Исләй, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә кызылармияче[d]

Биографиясе үзгәртү

1924 елның 11 февралендә Татарстанның Чистай районы Исләй авылында туган. Татар. 1938 елда авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый. Кызыл Армия МТСы каршындагы механизаторлар курсларында укыганнан соң үз колхозында тракторчы булып эшли.

1942 елның августында Кызыл Армиягә алына. 1943 елның февралендә марш ротасы белән 238 нче укчылар дивизиясенә керә. 830 нчы укчы полкының разведка ротасына керә, әлеге часть составында бөтен хәрби юл үтә. Калинин, Брянск, Белорус, Көнбатыш, 2 нче Белоруссия фронтларында сугыша.

1944 елның 27 мартында кызылармеец Булатов Смолица авылы янында разведчиклар төркеме составында дошман дзотын блокировкалауда катнаша. Башына кыйпылчык эләгеп яралана, әмма сугышларны дәвам итә.. Тылга командир боерыгы буенча гына китә.

1944 елның 31 маендагы 238 нче укчылар дивизиясенең 1944 елның 31 маендагы боерыгы белән кызылармеец Булатов Даян Вәгыйзь улы 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1944 елның җәендә Белоруссия һөҗүм итү операциясе барышында берничә тапкыр кыюлык күрсәтә. Ул 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителә.

1944 елның 4 августындагы 50 нче Армия гаскәрләре приказы белән кызылармеец Булатов Даян 2 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елның 11 гыйнварына каршы төндә сержант Булатов гитлерчылар белән бәрелешкәндә автоматтан ике дошманны юк итә, кыйммәтле документларны ала. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән кызылармеец Булатов Даян 1 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Дан орденының тулы кавалеры була.

Җиңү көнен өйдә, ялда каршы ала. Сугыштан соң механик-шоферлар курсын тәмамлый. Совет Армиясендә хезмәт итә. 1947 елда демобилизацияләнә. Туган ягына кайта. «Ромашкино» совхозында механизатор, «Гигант» колхозында электромеханик булып эшли. 1952 елдан КПСС әгъзасы. Исләй авылында яши.

1982 елның 22 ноябрендә вафат була. Исләй авылы зиратында җирләнгән.

Чыганаклар үзгәртү