Даэна (Авеста телендә: dʌeːnaː) ул эчке Галәмгә карашның һәм ачуның, һәм, шулай итеп, "аңның" яки "диннең" билгесе булган Зәрдөштлек концепциясе. Альтернатив рәвештә, Даэна Язаталар арасында исәпләнә торган Илаһ дип таныла.

Даэна

Исемнең туры килүе үзгәртү

Даэна ул "күренә торган яки күзәтелә торган" дип тәрҗемә ителә торган хатын-кыз родтагы исем. Zoroastrianism: An Introduction to an Ancient Faith ("Зәрдөштлек: Борынгы Ышануга кереш") әсәрендә, Питер Кларк төшенчә Авеста теле "deh" яки "di-" аңлауга ирешүгә бәйле булырга мөмкин дип фараз итә.[1] Авеста теле төшенчәсе 𐬛𐬀𐬉𐬥𐬁 Гатик Авеста телендә өч иҗекле: daēnā һәм Яшьрәк Авеста телендә ике иҗекле dēnā Урта Фарсы телендә dēn дип дәвам итә, ул Авеста мәгънәләрен саклап кала. Чагыштыру өчен аның dhénā Санскрит когнаты бар, аның мәгънәсе фикер, әмма олырак һәм рухи ирешүләрдә фикер.[2][3] Дзен Буддизм дини сектасы исемендә кулланылганча Дзен сүзе dhayanā когнатыннан алынган. Зәрдөштлектә Даэна шулай ук "Закон" дигәнне аңлаткан Санскрит Дһармага карый дип фикер йөртелә.[4]

Язмада үзгәртү

 
Согд Даэналары, Могао Мәгарәләреннән 10-ынчы гасыр сызык рәсеме. Сулда Илаһ мөгаен Даэна сурәте.

Гаталарда искә алынган Даэна концепциясе, фараз ителгәнчә Зәрдөшт пәйгамбәр тарафыннан язылган унҗиде гимн сериясе [1] Даэна Аһунаваити Гатада да,[5] Уштаваити Гата да бар,[6] биредә Даэна тугъры аннары соң тормышта кабул итәчәк бүләк белән ничектер берләшкән. Шулай да, Гаталарда Даэнага караган өзекләр кыска һәм бу аның табигате буенча төрле мәгънә кертергә мөмкин. Соңрак Авеста язмалары, мәсәлән, Вендидад, Даэна концепциясен дәвам итеп тасвирлыйлар. Вендидад Даэнаны психопомп сыман итеп, яхшы һәм саф җаннарны Чинват күпере аша Зәрдөштлек җәннәте Җыр Йортына җитәкләүче, шул ук вакытта явызлар Ялган Йортына, җәза бирү урынына алып бара дип тасвирлана. Ул бик нәфис итеп киенгән итеп һәм этләр белән итеп тасвирлана.[7] Манекдҗи Нассервандҗи Дһалла Зәрдөштлек Теологиясендә үлемнән соң дүртенче көндә таң атканда, "җанга үз даэнасы яки дини аңы пәйда була, узып булмаслык матур кыз, гаделнең гаделе формасында."[8] Даэна ул мәңге Закон, аның тәртибе кешелеккә Матһра Спента "Изге Сүзләр" аша ачыла. Даэна дин, ышану, закон мәгънәсендә, хәтта Һинд дине һәм Буддачылык Дһарма төшенчәсе өчен мәгънә буларак кулланылган булган, еш "вазифа" яки иҗтимагый тәртип, дөрес үзеңне тотыш яки алкыш буларак интерпретацияләнә. Даэнаның "юлы" метафорасы Зәрдөштлектә муслин седреһ аскиеме, "Яхшы/Изге Юл", һәм 72-җеп Кушти бәйләме, "Юл табучы" белән тәкъдим ителә.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Clark, Peter (1998), Zoroastrianism: An Introduction to an Ancient Faith, 1, Sussex: Sussex Academic Press: 69-70.
  2. Oliphant, Samuel Grant (1 January 1912). «Sanskrit dhénā = Avestan daenā = Lithuanian dainà». Journal of the American Oriental Society 32 (4): 393–413. DOI:10.2307/3087593.
  3. Sanskrit dhénā = Avestan daenā = Lithuanian dainà. Journal of the American Oriental Society (December 1912).
  4. Morreall, John; Sonn, Tamara (2011) (in en). The Religion Toolkit: A Complete Guide to Religious Studies. John Wiley & Sons. p. 324. ISBN 9781444343717. https://books.google.com/books?id=aM461tmUDe4C&pg=PT324. 
  5. Avesta: Yasna 28-34 - Ahunavaiti Gatha (English).
  6. AVESTA: YASNA (English): Chapter 43-46 - Ushtavaiti Gatha.
  7. AVESTA: VENDIDAD: Table of Contents.
  8. Zoroastrian theology from the earliest times to the present day (1914).