Дафне Каруана Галиция

Дафне Анна Каруана Галиция (ингл. Daphne Caruana Galizia, тумыштан — Велла, Vella; 26 август 1964, Слима, Мальта таҗ колониясе — 16 октябрь 2017, Бидния, Мальта) — Мальта журналисы, коррупцияне һәм илнең югары вазифалы чиновникларның оешкан җинаятьчелек белән бәйләнешләрен тикшерүдә махсуслашкан сәяси күзәтүче.

Дафне Каруана Галиция
Туган телдә исем ингл. Daphne Caruana Galizia
Туган 26 август 1964(1964-08-26)[1]
Слима[d], Коронная колония Мальта[d]
Үлгән 16 октябрь 2017(2017-10-16)[2] (53 яшь)
Бидния[d], Мальта
Үлем сәбәбе взрывное устройство в машине[d][2]
Күмү урыны Addolorata Cemetery[d][3]
Яшәгән урын Бидния[d]
Ватандашлыгы  Мальта[4]
Әлма-матер Мальтийский университет[d] һәм St Aloysius' College[d]
Һөнәре журналист-расследователь, блогер, активист, хронист, журналист
Эш бирүче Times of Malta[d][5] һәм The Malta Independent[d]

 Дафне Каруана Галиция Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Дафне Анна Каруана Галиция 1964 елның 26 августында эшкуар гаиләсендә туган. Мальта университетын тәмамлый. Яшьли актив сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә. Властьлар тарафыннан кулга алына.

Times of Malta көндәлек газетасында журналист булып эшли.

Аның журналистик тикшеренүләренең төп темасы - хөкүмәттә коррупция, кода-кодагыйлык, «түбә булу» (җинәйәтләрен йому), «акчаларны йууда», комарлы уеннар инсдустриясе һәм оешкан җинаятьчелек белән бәйләнешләрдә гаепләү.

Панама документлары темасына публикацияләр аркасында билгеле була[6]. 2016 елда Мальтаның премьер-министры Джозеф Мускатны катыны белән бергә, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевның гаиләсе белән бәйле компанияләрдән түләүләрне яшерү максатында офшор банк исәпләрен куллануда гаепли.

Журналист Мальта сәясәтчеләренең дизель ягулыгын контрабандалауга бәйле Ливия-Италия аферасына кагылуы белән кызыксынган. Ягулыклы контрабандалауга Ливиянең кешеләрне сатучылар һәм Сицилия мафиясе ағзалары җәлеп ителүе мөмкин.

Үтерелүе үзгәртү

2017 елның 16 октябрендә Бидния авылыннан үз йортыннан машинасы белән чыга һәм берничә секундтан соң шартлау яңгырый. Дафне аның автомобиленә салынган бомбаның шартлавы сөземтәсендә һәлак була. Дәүләт властьларның вәкиле хәбәр итүенчә, машинага куелган шартлату корылмасы кесә телефоны аша дистанцион рәвештә эшләнелгән.

Җәмәгать журналисты үтерүгә нык ачулана. Мальта Хөкүмәте журналисты һәлак булуында гаепләнүчеләрне билгеләүдә ярдәм иткән мәгълүмат өчен 1 миллион евро награда иглан итә. WikiLeaks нигезләүчесе Джулиан Ассанж бу мәгълүмат өчен 20 мең евро акчалата награда игълан итә.

2018 ел азагындаTimes of Malta басмасы полицияда чыганакларга сылтанып, төп шикләнүчеләр билгеләнүе турында хәбәр итә, әммә тикшерү кайчанга тикле сузылуына җавап бирә алмый.

2019 елның 20 ноябрендә зур йогынтыга ия булган эшкуар Йорган Фенек кулга алынганнан соң, үтерү турында эшкә җәмгатьчелек игтибары бик тиз арта. Фараз буенча, Каруана Галиция тикшеренүләрендә телгә алынган сәясәтчеләр, шул исәптән Мальта премьер-министры хакимияте башлыгы Кит Шембри һәм туризм министры Конрад Мицци, Фенекның җитәкләгән компания аша офшорга акча чыгарганнар.

Шембриның йортында тентүләр узгарылган, шулай ул үзе кулга алынган. Мицци һәм Шембри отставкаларга китүдән тыш, икътисад министры Кристиан Кардон башкаруны вакытлыча туктатуын белдерде. Полиция исәпләвенчә, үтерүне башкарганда Мелвин Теуме арадашчы булган, аңа җинаятьчелек эзәрлекләүләреннән иммунитет бирелгән. Теуме раславынча, аның кулында үтерү контексында Шембри телгә алынган аудиоязмалар бар[7].

Моннан соң Валлеттада меңләгән протест белдерүчеләр журналистны үтерү турында эштә гадел хөкемне тәэмин итү максатында премьер-министр Джозеф Мускатны отставкага китүе турында чакырулар белән урамнарга чыга. 2019 елның 1 декабрендә Джозеф Мускат 2020 елның гыйнварында отставкага китүе турында игълан итә[8].

2021 елның 23 февралендә Мальта суды журналистны үтергән өчен Винс Мускатны 15 елга иректән мәхрүм итә. Ул прокуратура белән килешү төзи һәм аның чикләрендә үлтерү турында мәгълүмат бирә. Үз гаебен таныганнан соң полиция тентү узгара һәм өч кеше кулга алына. Алар үтерүдә кулланылган шартлаткыч бирүдә гаепләнә[9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://pantheon.world/profile/person/Daphne_Caruana_Galizia
  2. 2,0 2,1 Malta car bomb kills Panama Papers journalist — 2017.
  3. 3,0 3,1 Bonnici E. Cimiterju Ta’ Santa Marija Addolorata – Storja, Arti u PersonalitajietKalkara: Heritage Malta, 2019. — ISBN 978-99932-57-75-2
  4. https://www.unesco.org/en/safety-journalists/observatory/0084fd85-765b-466a-9b3a-053c2421f6c1
  5. Daphne Caruana Galizia... Malta's most controversial journalist // Times of Malta — 2017.
  6. На Мальте при взрыве автомобиля погибла журналистка. ТАСС (2017-10-16). 2020-01-17 тикшерелгән.
  7. Левченок, Григорий (2019-11-27). Два года назад на Мальте убили самую известную журналистку — она расследовала коррупцию в правительстве. Отставки начались только сейчас. Meduza. 2020-01-17 тикшерелгән.
  8. Юшков, Михаил (2019-12-02). Премьер Мальты объявил об уходе в отставку из-за убийства журналистки. РБК. 2020-01-17 тикшерелгән.
  9. Суд на Мальте приговорил к 15 годам тюрьмы первого обвиняемого в убийстве самой известной журналистки страны

Сылтамалар үзгәртү