Дарӹ (фарсы телендә шул ук мәгънәдәге дару сүзеннән) — югары басымлы газлар барлыкка китереп кислородсыз янарга сәләтле күп компонентлы шартлаткыч кушылма, снаряд, ракета һәм пуля ату өчен файдаланылган шартлаткыч матдә.

Төтенсез дары салынган патрон: ядрә, дары, гильза, капсюль
Филтәле утлы корал, Кытай Мин Империясе (1368—1644)

Фарсы теленнән алынма. Чагыштыру өчен – монголча дар, таҗикча даруи-мылтык – дары (мылтык даруы), урысча ружейное зелье «мылтык даруы» - дары.[1]

Тарихы үзгәртү

Дарының беренче үрнәге, калий селитрасы, күмер һәм күкертнең 75:15:10 нисбәтендәге механик кушылмасы — төтенле дары булып тора. Мондый составтагы катышма бик күптәннән яндыру һәм җимерү чарасы итеп файдаланылган дигән фикер бар. Шулай да моңа матди һәм язма исбатлаулар табылмаган. Табигатьтә селитра еш очрый, ә дары өчен кирәкле калий селитрасы бөтенләй очрамый.

Кытайда дары эшләү рецепты 1044 елда барлыкка килә. Дарының иртәрәк эшләнүе дә ихтимал, Кытай тарихчылары дарыны уйлап табучы — II гасырда яшәүче Вэй Боян, дип исәпли.

Дары өчен кирәкле калий селитрасын алу катлаулы технологик алымнар таләп итә. Калий селитрасын җитештерү XVXVI гасырда химия үсеш алгач кына мөмкин була. Чагыштырмача сыйфатлырак күмер тудыргыч материалларын алу да, тимер металлургиясе үсеш алгач мөмкин булган. Пиротехник үзенчәлеге булган органик һәм табигый селитра катнашмасын дары урынына куллану мөмкин була.

Дарыны беренче уйлап табучы монах Бертольд Шварц булган, дип исәпләнелә. Төтенле дарының ату үзенчәлеге соңрак билгеле була һәм ут ату коралы үсешенә сәбәпче була. Аурупада һәм Россиядә XIII гасырдан ук билгеле һәм XIX гасыр уртасына кадәр бердәнбер шартлаткыч матдә булып кала.

Нитроцеллюлоза дарысы һәм башка көчле шартлаткычлар уйлап табылгач, төтенле дары әһәмиятен югалта. 1884 елда П. Вьел Франциядә пироксилин дарысын уйлап таба. Целлюлоза нитратларының гомуми үзлеге — аларның бик тиз. Пироксилин – ул целлюлозаның тринитраты — аеруча кабынучан һәм шартлаучан матдә, ул төтенсез шартлый торган дары җитештерү өчен кулланыла.[2]

Швециядә Альфред Нобель 1888 елда баллистик дары ача. Кордит дарысы XIX гасыр ахырында Бөекбританияда эшләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында реактив снарядларда уңышлы кулланылган баллистик дары XX гасырның 30-нчы елларында СССРда эшләнә.

Дарыны алдагы камилләштерү аның техник характеристикасын яхшырту, махсус яңа рецептуралар эшләү юнәлешендә алып барыла.

Казан дары заводы үзгәртү

Казанда дары заводы төзү турындагы Фәрманы Екатерина II 1772 елда игълан итә. 1786 елда Казансу елгасының уң як ярында аңа беренче нигез ташы салына һәм, ике ел дигәндә, 1788 елның 24 июнендә завод үзенең тәүге продукциясен инде чыгара да башлый. Беренче елда ук пушка, мушкет һәм мылтыклар өчен 5486 пот кара дары ясала. Россия гаскәре өчен моның әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

«Кырым сугышы» чорында (1853-1856) биредән 60 мең пот дары ясап озатыла. Революциядән соң завод бәлшәвикләр кулына күчә. 1930 елда аңа Совет дәүләтенең юлбашчысы В.И. Ленин исеме бирелә. Һәм, әлбәттә, ил тарихында үзенең иң зур ролен завод Бөек Ватан сугышы елларында уйный. Ул чорда биредә барлыгы 103 мең тонна дары җитештерелә. Аның 30 проценты нәкъ менә легендар «Катюша»лар өчен.

Узган гасырның 80 нче еллары – Казан дары заводының үсеш чоры. Аның продукциясе инде чит илләргә дә, аеруча Варшава килешүенә кергән илләргә күпләп озатыла. Ләкин СССР таркалганнан соң, заводта хәл гадәттән тыш авырлаша. Аңа хәтта банкротлыкка чыгып, тәмам ябылу куркынычы да яный. Бары тик 2003 елда аңа бурычлардан котылу өчен дәүләт махсус 50 миллион сум акча бүлеп биргәннән соң гына хәл акрынлап тотрыклылана. Шул көннән башлап, Казан дары заводы инде В.И.Ленин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсе булудан туктый һәм Россия Федерациясенең казна милкенә әверелә. Ул хәзер, казна предприятиесе буларак, илнең стратегик объектлары исемлегенә керә.[3]

Искәрмәләр үзгәртү