Дан Кинельский (Абдулла Мәхмүтҗан улы Идрисов; 15 декабрь 1896 ел — 5 ноябрь 1982 ел) — педагог. Коръәнне башкорт теленә тәрҗемә итүче. Башкорт АССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1949), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1956). Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премия лауреаты (1994). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры (1949).

Дан Кинельский
Туган 15 декабрь 1896(1896-12-15)
Самар губернасы, Россия империясе
Үлгән 5 ноябрь 1982(1982-11-05) (85 яшь)
Иглин районы
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре тәрҗемәче

Биографиясе үзгәртү

Абдулла Мәхмүтҗан улы Идрисов (Дан Кинельский) Самар губернасы Богырыслан өязе (хәзерге Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы) Иске Колшәрип авылында туган. Атасы Мәхмүтҗан чыгышы белән күрше Тархан авылыннан, Иске Колшәрип авылының икенче мәхәлләсендә имам-хатыйб булган.

Авыл мәчете каршындагы мәктәптә укый. 1912 елда Самар шәһәрендә Манашевларның мәдрәсәсен тәмамлый. 1912-1915 елларда Самар губернасы Богырыслан өязе (хәзерге Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы) Иске Мөэмин авылында мәхәллә мәктәбе мөдире вазифасын башкара. 1916 елның 1 гыйнварыннан Тархан авылында укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли башлый.

1918 елдан Архангел губернасы һәм Урта Идел өлкәсенең (хәзерге Ырынбур өлкәсе) авыл мәктәпләрендә укыта. 1930-1956 елларда Башкорт АССРның Иглин районы Рәсмәкәй авылы, Казаяк разъезды бистәсендә, Олы Теләк авылында укыта. 1938 елда Уфа укытучылар институтын тәмамлый.

1982 елның 5 ноябрендә Башкорт АССР Иглин районы Рәсмәкәй авылында вафат була.Кырмыскалы районы Иске Кыешкы авылы зыяратында җирләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Котошов Р. Н. Кинельский Дан // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. ]