Дамир Ишкинеев

Норлат районы башлыгы (Татарстан, Россия)

Дамир Ишкинеев, Дамир Азат улы Ишкинеев (1967 елның 11 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Норлат) ― хуҗалык һәм нефть сәнәгате эшлеклесе, идарәче, 2023 елның 1 июленнән Татарстан Республикасының Норлат муниципаль районы башлыгы. 2005―2023 елларда «МАКойл» кече ширкәте җитәкчесе,[1] техник фәннәр кандидаты (2016).

Дамир Ишкинеев
Татарстан байрагы / Норлат районы башлыгы
Вазыйфага керешкән
2023 елның 1 июле
Аңа кадәр Алмаз Әхмәтшин
Туган 11 февраль 1967(1967-02-11) (57 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Норлат

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1967 елның 11 февралендә Норлат шәһәрендә педагог Мәдинә һәм төзүче Азат Ишкинеевлар гаиләсендә туган. Өлкән Ишкинеев ― Татарстанның атказанган төзүчесе, исеме Норлат шәһәренең бер урамына бирелгән. [2]

Урта мәктәпне, «очу аппаратлары двигательләре инженеры» белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлаган. Алган белгечлеге буенча эшләргә туры килми. Армиядә хезмәт иткәннән соң, туган шәһәренә кайта, анда аның нефтьче карьерасы башлана.

1992 елда нефть һәм газ чыгару тармагында хезмәт эшчәнлеген башлый. УТТда эксплуатация бүлеге начальнигы вазифасында эшли, аннары «Норлатнефть» НГДУга күчә. Бу елларда Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлый, 1999―2005 елларда «Татнефтеотдача» ААҖ нефтепромыселын җитәкли.

2005 елда «МАКойл» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры (башкаручы директоры) итеп билгеләнә. [3] Компания аның нигезләүчесе – атказанган нефтьче Әкълим Касыйм улы Мөхәммәтҗанов (1930―2004) хөрмәтенә аталган. Ул 1980-елларда «Татнефть»не җитәкләгән, 1990 елда СССР нефть сәнәгате министры урынбасары итеп билгеләнә. Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә әлеге компания Татарстанда һәм Иркутск өлкәсендә нефть табу һәм чыгару белән, [4] Норлат районының Курмыш ятмасында авыр чыгарыла торган, нык үзле нефть чыгару белән шөгыльләнә. [5] Компания белән идарә итә башлаганда, 21 скважина консервациядә була. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә беренче елда ук аларның яртысы файдалануга тапшырылган. Нәтиҗәдә, бер ел эчендә предприятие чыгарган нефть күләме өч тапкыр арта. Хәзерге вакытта нефть чыгару буенча планнар арттырып үтәлә. [6]

2016 елда Уфада «Обоснование и совершенствование комплекса технологий добычи, сбора и подготовки высоковязкой нефти мелких месторождений» темасына техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе техник фәннәр докторы, доцент Шамил Хәниф улы Солтанов). [7]

2023 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районы Советының чираттан тыш XXVIII сессиясендә Норлат муниципаль районы һәм Норлат шәһәре башлыгы, Норлат муниципаль районы һәм Норлат шәһәре Советы рәисе итеп сайлана (Смоленск өлкәсе губернаторы урынбасары итеп билгеләнгән Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин урынына). [8]

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • Дамир Азат улы Ишкинеев өч чакырылыш (2010 елдан) Норлат район Советы депутаты итеп сайлана, социаль өлкә, мәгариф, мәдәният, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча даими комиссия җитәкчесе була. [9]
  • «Татарстан - Яңа гасыр» республика хәрәкәтенең территориаль бүлекчәсе Советы рәисе [10]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, ике баласы (улы, кызы) бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Нурлат районы башлыгы итеп Дамир Ишкинеев сайланды. Татар-информ, 1.06.2023
  2. Душа человека – в его делах. YouTube, 11.02.2017
  3. Ишкинеев Дамир Азатович / О «Макойле». 2023 елның 5 июнь көнендә архивланган. Организация АО «МАКОЙЛ»
  4. Депутаты рассмотрят отставку главы Нурлатского района Татарстана. vybor-naroda.org, 1.06.2023(рус.)
  5. Татарстанская «МАКойл» сменила владельца — с сейшельского на лихтенштейнского. 2021 елның 2 июнь көнендә архивланган. Реальное время, 26.09.2018(рус.)
  6. Айгуль Яруллина. «МАКойл»: нефть и газ. Известия Татарстана, 23.12.2016
  7. Диссертация на соискание ученой степени кандидата технических наук. ГАНУ «Институт нефтегазовых технологий и новых материалов»
  8. В Нурлатском муниципальном районе избрали нового главу. Нурлатский муниципальный район, 1.06.2023
  9. Дамир Ишкинеев избран главой Нурлатского района. 2023 елның 3 июнь көнендә архивланган. Ассоциация Cовет МО РТ, 1.06.2023(рус.)
  10. Эстафета по новому асфальту. YouTube, 10.08.2015
  11. Признание заслуг: Дамир Ишкинеев награжден медалью «За доблестный труд». Нурлатский муниципальный район, 12.04.2022(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
Фатыйх Сибәгатуллин (1996-2007)
Равил Кузюров (2013-2018)
Алмаз Әхмәтшин (2018-2023)
Норлат районы башлыгы
2023—2024
Аннары:
?