Дала кара еланы (Vipera ursinii яки Vipera renardi) — кара еланнар гаиләлегенең Европа һәм Азиядә тереклек итүче агулы төре. “Әңгерәк” дип тә атыйлар (бу атамадан “әңгерәк уты” дигән үлән исеме ясалган). Күп яктан гади кара еланга охшаган, ләкин аннан кечкенәрәк, Татарстанның урман-дала зонасында очрый. Дала кара еланының тәне ачыграк төстә, аркасы буйлап бормалы кара буй белән соргылт-көрән, коңгырт төсмерләр өстенлек итә. Бу еланнарның тереклек итү тирәлекләре — сөзәклекләр, даладагы инеш үзәннәре, кыр уртасындагы урманлыклар. Алар вак кимерүчеләр, кәлтәләр, зур бөҗәкләр (саранчалар) белән туклана.

Дала кара еланы
Сурәт
Кыскача исем V. ursinii
... хөрмәтенә аталган Антонио Орсини[d]
Халыкара фәнни исем Vipera ursinii Шарль Люсьен Бонапарт, 1835[1][2]
Таксономик ранг төр[1][2]
Югарырак таксон Настоящие гадюки[d][1][2]
Таксонның халык атамасы Meadow viper[3], Vipère des steppes[4], Vipère d'Orsini[4], Meadow Viper[4], Orsini's Viper[4] һәм Orsinis Viper[4]
ХТСБ саклану статусы куркыныч яный[d][5]
CITES Appendix Appendix I of CITES[d]
 Дала кара еланы Викиҗыентыкта

Дала кара еланы Татарстанда беренче тапкыр 1924 елда Спас шәһәре (хәзер Болгар) тирәсендә тотылган. Республиканың башка төбәкләрендә әлегә андый очракның билгеләнгәне юк. Бу төр ареалының иң төньяк чиге дала кара еланын саклап калу максатында оешкан «Спас» дәүләт табигый комплекслы заказнигы территориясе буйлап уза. Дала кара еланы Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән.

Рәсемнәр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
  2. 2,0 2,1 2,2 The Reptile Database / P. Uetz — 2015.
  3. Wildscreen ARKive — 2003.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Кызыл китап — 1964.
  5. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.