Гөлфия Фәйзерахманова
Гөлфия Фәйзерахманова- актриса. 1962 елның 16 мартында ТАССРның Саба районы Эзмә авылында туган. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган. Минзәлә дәүләт театрында эшли. Чаллы дәүләт татар драма театрында эшли. Татарстан Республикасының атказанган артисты.
Гөлфия Фәйзерахманова | |
---|---|
Туган телдә исем | Гөлфия Шәйхелислам кызы Фәйзерахманова |
Туган | 16 март 1962 (62 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Эзмә авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | актриса |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган артисты |
Сәхнәдә башкарган рольләре үзгәртү
- Ана – «Былтыр кысты», Н. Исәнбәт.
- Фатыйма – «Сөясеңме, сөймисеңме?», Ф. Бүләков.
- Шәмсия – «Кодача», З. Исмәгыйлев.
- Галимәбану – «Галиябану», М. Фәйзи.
- Лениза – «Тигезәкләр», Р. Хамид.
- Зөһрә – «Кәләпүшче кыз», Г. Исхаки.
- Мөслимә – «Саташу», Т. Миңнуллин.
- Наилә – «Без бит авыл малае!», Т. Миңнуллин.
- Гөлҗихан – «Банкрот», Г. Камал.
- Гәзизә – «Хәят», Р. Сабыр.
- Нурлыбаян – «Сигезле биюе», Р. Сабыр.
- Галина Сабировна – «Ике хатынлы таксист», Р. Куни
Искәрмәләр үзгәртү
Сылтамалар үзгәртү
- Гөлфия Фәйзерахманова 2019 елның 15 сентябрь көнендә архивланган.. Чаллы дәүләт татар драма театры сайты.
- Эзмәнең асыл кызы. Фәнил Мәүлетов, Саба таңнары, 6 июль 2018