Гөлнур Бохарова (29 ноябрь 1960 ел) — галим-тел белгече. 1990 елдан Башкорт дәүләт педагогия институты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты укытучысы. Филология фәннәре докторы (2010).

Гөлнур Бохарова
Туган 29 ноябрь 1960(1960-11-29) (63 яшь)
Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты

Биографиясе үзгәртү

Гөлнур Һарун кызы Бохарова Башкорт АССРның Гафури районы Түбән Ташбүкән авылында туган.

1984 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1978 елдан Кургашлы авылының урта мәктәбендә укыта.

1988 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли.

1989 елдан Башкорт дәүләт академия драма театрында әдәби-драма бүлегенең өлкән мөхәррире вазифасын үти.

1990 елдан Башкорт дәүләт педагогия институты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укытучы булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Гөлнур Һарун кызының фәнни хезмәтләре когнитив лингвистика, лингвокультурология, ономастика, этимология проблемаларына багышланган. 150-гә якын фәнни хезмәт авторы булып тора.

Хезмәтләре үзгәртү

    • Башкирская мифотопонимия : диссертация … кандидата филологических наук : 10.02.02. — Уфа, 1998. — 287 с.
    • О происхождении мифотопонима «Шульган» // Ватандаш : журнал. — 2003, № 11. — С. 139—143.
    • Мифопоэтическая картина мира в башкирской топонимии. — Уфа, 2003. — 150 с.
    • Башкирская ономастика в контексте духовной культуры : словарь мифотопонимов / Российская акад. наук, Уфимский науч. центр, Ин-т истории, яз. и лит. ; М-во образования и науки Российской Федерации, Башкирский гос. пед. ун-т. — Уфа : Гилем, 2006. — 112 с. — ISBN 5-7501-0627-6.
    • Башкирский народный эпос «Урал‑батыр»: когнитивно‑дискурсивный и концептуальный анализ. — Уфа, 2008.
    • Башкирский народный эпос «Урал-батыр»: когнитивно-дискурсивный и концептуальный анализ : диссертация … доктора филологических наук : 10.02.02. — Уфа, 2009. — 468 с.
    • Формирование и управление человеческими ресурсами в современных условиях. — Уфа : Гилем, 2009. — 241 с. — ISBN 978-5-75011-060-5
    • Башкирская географическая терминология : (историко-культурный и этимологический комментарий, лексикографирование). — Санкт-Петербург : Социально-гуманитарное знание, 2016. — 272 с. - ISBN 978-5-9909004-0-0.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Бохарова Гөлнур Һарун кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9</nowiki>.