Гөлнара Гатина
Гөлнара Гатина (Гульнора Рустамжон кызы Гатина) — җырчы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. «Тантана» (2016, 2019), Марсель Сәлимҗанов (2019), ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2020) премияләре лауреаты .
Гөлнара Гатина Гулнора Гатина | |
---|---|
Туган телдә исем | Гульнора Рустамжон кызы Гатина |
Туган | 1987 Акмәчет |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | җырчы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Марсель Сәлимҗанов премиясе |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1987 елда Акмәчеттә музыкантлар гаиләсендә туган. Акмәчет музыка укуханәсен (Л. Чалбашева сыйныфы) (2007), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Зилә Сөнгатуллина сыйныфы) (2012) тәмамлаган, шул ук уку йортында аспирантурада укый.
Хезмәт юлы үзгәртү
- 2012 елның сентябреннән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты.
- Казан дәүләт консерваториясенең Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» халык уен кораллары оркестры солисты.
Иҗаты үзгәртү
Консерваториядә уку елларында ук консерваториянең опера студиясе куйган спектакльләрдә катнаша. «Татарика» оркестры белән Россия шәһәрләрендә, Казакъстан, Төркия, Кытайда гастрольләрдә була. ТҮРКСОЙ оештырган «Опера көннәре»ндә (Төркия, Кипр, 2011) Татарстан исеменнән чыгыш ясый.
2015 елда «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булган, Тинчурин театрында куелган «Кара пулат» операсында төп партияне (Наргизә) башкара.
Башкарган партияләре үзгәртү
М. Җәлил театрында үзгәртү
- Розина — «Севилья чәчтарашы» (Севильский цирюльник) Дж. Россини.
- Адина, Джанетта — «Мәхәббәт эчемлеге» (Любовный напиток) Г. Доницетти.
- Ксения — «Борис Годунов» М. Мусоргский.
- Бәдриҗиһан — «Шагыйрьнең мәхәббәте» Р. Ахиярова.
- Фраскита — «Кармен» Ж. Бизе.
- Аксылу — «Алтын Казан» мюзиклы.
- Сөембикә — «Сөембикә» операсы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
- Халыкара Vissi D'Arte вокалчылар конкурсы (Праһа, 2014) — II премия.
- Вокал конкурслар һәм фестивальләр лауреаты.
- Салих Сәйдәшев конкурсы (Татарстан) лауреаты.
- Бөтенукраина Оксана Петрусенко исемендәге вокалчылар конкурсы лауреаты.[1]
- «Тантана» премиясе лауреаты (2016, 2019).
- Марсель Сәлимҗанов премиясе (2019)[2].
- Тукай премиясе (2020) — «Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсында Сөембикә ханбикә образын сәхнәләштерү өчен»[3]
Сылтамалар үзгәртү
- М. Җәлил исемендәге опера-балет театры сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Моны да карагыз үзгәртү
- Җырчы белән әңгәмә 2016 елның 4 март көнендә архивланган. (рус.)
- Җырлавын видеода карарга
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ «Пражский телеграф» газетасы, №16/257
- ↑ Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ияләре билгеле булды. Шәһри Казан, 8.11.2019
- ↑ Медиа: Быелгы Тукай бүләкләре ияләренең исемнәре мәгълүм булды. Азатлык радиосы, 25.04.20202