Гәүһәр (мәчет, Бөгелмә)

Бөгелмәдә ислам гыйбадәтханәсе (Татарстан, Россия)

«Гәүһәр»Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә төзелгән ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караучы Бөгелмә мөхтәсибәте карамагында. Бөгелмәдә ― алтынчы һәм районда ― унбишенче мәчет. [1]

Мәчет
«Гәүһәр» мәчете
Ил Россия
Шәһәр Татарстан байрагы Татарстан, Бөгелмә, К. Олейник ур., 2
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы бина янәшәсендә төзелгән мәчет
Нигезләнгән 2018
Төзелеш еллары 20182023 еллар
Халәте гамәлдә
Тышкы рәсемнәр
Мәчетнең тышкы яктан күренеше.

Тарих үзгәртү

Төзелеш 2018 елда башланган.[2] Мәчет бинасы меценатлар, мәчеткә йөрүчеләр һәм районда яшәүчеләр ярдәме белән төзелгән. Төзелешкә 60 млн сумнан артык акча киткән. Төп меценат ― «ТНГ-Групп» нефть сервисы компаниясе [3] генераль директоры Ян Галим улы Шәрипов. [4]

Мәчетне ачу тантанасы 2023 елның 16 фералендә узган. Мәчеттә Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров булган. [5]

Тасвирлама үзгәртү

Бөгелмәгә Әлмәт ягыннан керү юлында (Константин Олейник урамы,[6] 2нче йорт) төзелгән мәчет ― ике катлы бина, ике яктан 27 метр биеклектәге манара урнаштырылган. 477,2 квадрат метр мәйдан биләүче бинага берьюлы 270 кеше керә ала. [7]. Ул уникаль дизайн, архитектурага һәм сәнгати бизәлешкә традицион һәм инновацион алымнар куллану белән аерылып тора. [4]

Мәчет территориясендә төзекләндерелгән киңлек Бөгелмәдә яшәүчеләр өчен ял итү урыны булып тора. Парклар зонасында футбол һәм баскетбол кыры, тренажерлар, скейт-мәйданчык һәм балалар уен мәйданчыгы, кафе урнашкан. Шулай ук җәяүлеләр һәм велосипед юллары салынган, алар мәчет территориясен шәһәрнең үзәк урамы (Газинур Гафиятуллин урамы [8]) белән тоташтырган. [4]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү