Гүзәл Булгакова (7 август 1952 ел) — физик. Физика-математика фәннәре докторы (2000), профессор (2005). Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2012).

Гүзәл Булгакова
Туган 7 август 1952(1952-08-07) (71 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Гүзәл Тәлгать кызы Булгакова 1952 елның 7 августында Уфа шәһәрендә туган.

1974 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм шунда ук эшли башлый (1982 елдан өлкән гыйльми хезмәткәр). 1985 елдан бирле — Уфа дәүләт нефть техник университетында, 2001 елның — Уфа дәүләт авиация техник университетында эшли.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге нефть һәм газ табу процессларын өйрәнүгә, фильтрлау теориясенең физик һәм гидродинамик нигезләрен үстерүгә, математик модель әзерләүгә бәйле. Г. К. Булгакова флюидларның релаксацион үзенчәлекләре беленгәндә стационар булмаган режимнарны, ике фазалы фильтрлау процессларындагы эффектларны тикшерә; бер төрле булмаган, структураланган мохитләрне фильтрлау модельләрен төзү; нефть һәм газ табуның технологик процессларын күзәтү һәм алар белән идарә итү мәсьәләләрен хәл итә.

2000 елда «Неравновесные и нелинейные эффекты в процессах двухфазной фильтрации» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый[1].

120 дән артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән 42 үзәк матбугатта.

Сайланма публикацияләр (үзәк һәм чит ил матбугатында бастырылган)[2]:

    • Неравновесные и нелинейные эффекты в процессах двухфазной фильтрации.// Доклады Академии наук. 1999. Том 366, № 6. С. 768—770. (автордашы: Хасанов М. М.)
    • Нестационарные режимы неравновесной двухфазной фильтрации.// Прикладная математика и механика. 2000. Том 64, № 2. С. 293—298. (Автордашы: Калякин Л. А.)
    • Нелинейные и неравновесные эффекты в реологических сложных системах.// Москва — Ижевск, Институт компьютерных исследований, 2003, 288 с.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри бирү хезмәткәре (2012).
  • Башкортстан Мәгариф министрлыгы (2002) һәм Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы (2006) Мактаулы грамоталары[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Летопись-вики УГАТУ, archived from the original on 2021-11-28, retrieved 2021-11-28 
  2. 2,0 2,1 БУЛГАКОВА ГУЗЕЛЬ ТАЛГАТОВНА 2019 елның 3 декабрь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү

  • Булгакова Гүзәл Тәлгать кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.