Гыйниятулла Кунафин

Кунафин Гыйниятулла (Гыйният) Сафиулла улы  (22 ноябрь 1946 ел) — галим-әдәбиятчы, югары мәктәп укытучысы. 1990 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Фәннәр академиясенең чын әгъзасы (2012), филология фәннәре докторы (1998), профессор (1999). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2009) һәм атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1997), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006). Салават Юлаев ордены кавалеры (2019).

Гыйниятулла Кунафин
Туган 22 ноябрь 1946(1946-11-22) (77 яшь)
Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Гыйният (Гыйниятула) Сафиулла улы Кунафин[1]  1946 елның 22 ноябрендә Башкорт АССР-ының Гафури районы Сәетбаба авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, укытучы булып эшли, аннары «Йолдыз» район гәҗите хезмәткәре.

Хәрби хезмәтен үткәч, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. 1973—1976 елларда СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы аспирантурасында укый. 1976—1981 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институтында эзләнүче, 1981—1999 елларда Башкорт дәүләт университетында өлкән укытучы, аннары доцент һәм профессор.

Кунафин Г. С. университетта филология һәм журналистика факультетын ачуда актив катнаша, бу факультетның беренче деканы була һәм соңыннан 10 ел (1990—2000) бу вазифаны уңышлы башкара.

2000 елдан «Бөек Октябрь социалистик революциясенә тиклемге башкорт әдәбияты» кафедрасын җитәкли. 1977 елда кандидатлык, ә 1998 елда — «XIX гасыр—XX гасырлар башында башкорт поэзиясенең жанр системасы үсеше» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1990 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

2019 елның 8 октябрендә, Җөмһүрият көне алдыннан, Гыйният Кунафин Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде[2].

Җәмәгать эмчәнлеге үзгәртү

  • Башкортстан язучылар берлеге каршындагы әдәби тәнкыйть секциясе җитәкчесе.
  • I, II һәм III Бөтендөнья башкортлары корылтайлары делегаты
  • Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты, 2000—2010 елларда Ревизион комиссия әгъзасы.

Хезмәтләре үзгәртү

Кунафин Гыйниятулла Сафиулла улы — 450 гыйльми эш, шул исәптән 30 китап авторы.

  • Башкирские просветители-демократы XIX века. — М., 1981. — 256 с.
  • Просветитель и писатель Мөхәмәтсәлим Өмөтбаев. — Өфө, 1991. — 256 б.(башк.)
  • Башкирская литературная песенная поэзия XIX — начала ХХ века. — Уфа, 1997. — 155 с.(рус.)
  • И песней, и сатирой. — Уфа, 1999. — 257 с.(рус.)
  • Башкирская поэзия XIX — начала ХХ века. — Уфа, 2002. — 215 с.(рус.)
  • Башкирская нарративная поэзия XIX — начала ХХ века. — Уфа, 2003. — 179 с.(рус.)
  • Поэтическое эхо прошлого. — Уфа, 2004. — 314 с.(рус.)
  • Башкирская литература XIX — начала ХХ века. — Нефтекамск, 2006. — 273 с.(рус.)
  • Культура Башкортостана и башкирская литература в XIX — начале ХХ века. — Уфа, 2006. — 280 с.
  • Духовное сияние времен. — Уфа, 2006. — 491 с.(башк.)
  • Поэтическая радуга Акмуллы. — Уфа, 2006. — 238 с.(башк.)(рус.)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Салават Юлаев ордены (2019)[3].
  • Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты (2001)
  • Мәҗит Гафури исемендәге премия лауреаты (2010)
  • Мөхәмәтсәлим Өметбаев (2011) исемендәге премия лауреаты
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2009)
  • Башкортстанның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1997)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Ҡунафин Ғиниәтулла Сафиулла улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Профиль на сайте АН РБ