Гыйззәтбану Галиева

Гаффарова — Галиева Гыйззәтбану Гаффар кызы, 35 ел дәвамында балаларга башлангыч белем биргән укытучы

Кыскача биографиясе үзгәртү

1921нче елның 2 маенда Балтач районы Түнтәр авылында туган.

1929нчы елда Түнтәрдә ШКМ (крестьян-яшьләр мәктәбе) ачылды һәм шунда менеп язылдым,-ди Бану әби. 1936нчы елда 7 классны тәмамладым. Колхозда эшләдем, урман кисәргә бардым, юл эшендә йөрдем.

Укытучы эшчәнлеге башлану үзгәртү

Абыем укытучы иде, шунлыктан ул сөйләшеп Иске Пукшинерда укыта башладым, районнар бүленде, һәм мин Әтнә башлангыч мәктәбенә билгеләндем, ә аннан соң Чутайга күчтем. Әти үлгән иде инде, абый сугышка китте,

Бөек Ватан сугышы еллары үзгәртү

1941нче елда мин авылга укытырга кайттым. 1945нче елда сугыш беткәнне өй саен кереп әйтеп йөрдек. Митинглар булды. Төнлә барып җыйнаулашып яшерен радио тыңлый идек, — ди Бану әби.  1978нче елга кадәр Түнтәр мәктәбендә укыттым. Мәктәптә эшләгән вакытта театрлар куйдык, сугыш кырларына җибәрү өчен бияләй- носки бәйли идек, — ди Бану әби. Ул бу вакытта бер үзе генә яшәгән, җәй буе колхоз эшендә булган. Сугыштан соң төзелешкә булыштык, — ди Бану әби. Өй саен кереп, чиләк тотып, сөт, май, йон җыеп йөрдек. 1 көнгә әллә ничә җыелыш була иде, нәрсә эшләгәнне җиткереп торасы иде. Агитация эше бик көчле иде, — ди Бану әби.

Җәмәгать эшләре үзгәртү

Алдынгы укытучы, алдынгы агитатор булган Гыйззәтбану әби. Газеталар чыгарганнар, бригадаларда көн саен эш күрсәткечләрен җыеп, хәбәр итеп торганнар. Сайлауларда катнашкан, сайлаучылар исемлекләрен яза идем, — ди Бану әби. Язуы бик матур булган.

Ай яктыларында кибән куйдык, көлтә ташып тордык, башак җыйдык. Балалар белән кузак чүпләргә йөрдек, арыш чаптык, лабогрейкада эшләдем, — ди Бану әби.

Театрларда төп егетләр рольләрен башкарган ул. ”Урман кызы”, “Галиябану” театрлары белән күрше авылларга да йөргәннәр алар. Концертларда да бик матур җырлаган ул.

Гаиләсе үзгәртү

1946нчы елда Түнтәрнең Мөбәрәк исемле егетенә кияүгә чыккан ул. Аларның 4 балалары бар. Бану әбинең 7 оныгы бар. Бүгенге көндә улы Марат гаиләсе белән яши.

Бүләкләре үзгәртү

«За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.» (1946), «За трудовую доблесть» медале. «Бөек Җиңүнең 40 еллыгы» юбилей медале (1985). «Бөек Җиңүнең 50 еллыгы» медале һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Чыганаклар: үзгәртү

Р.Зарипов, Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

М.Мөхәммәтҗанов, Алгарыш ташкыны ак җилкәннәр, 2010