Густаво Петро

Колумбияле икътисадчы, ил президенты (2022 елдан)

Густаво Петро, Густаво Франсиско Петро Уррего (исп. Gustavo Francisco Petro Urrego, ɡusˈtaβo fɾanˈsisko ˈpe.tɾo uˈreɣo; 1960 елның 19 апреле, Колумбия, Кордова провинциясе, Сьенага-де-Оро) ― икътисадчы, Колумбия сәясәтчесе, 2022 елның 7 августыннан Колумбия президенты.

Густаво Петро
Колумбия Президенты
Вазыйфага керешкән
2022 елның 7 августы
Аңа кадәр Иван Дуке Маркес
Богота мэры
Вазыйфада
2012–2015
Аңа кадәр Энрике Пеньялоса
Дәвамчысы Мария Мерседес Малдонадо
Шәхси мәгълүмат
Туган 19 апрель 1960(1960-04-19) (64 яшь)
Колумбия, Кордова, Сьенага-де-Оро
Сәяси фирка «Гуманлы Колумбия»
Җефет Verónica Alcocer[d]
Белем Universidad Externado de Colombia[d], Университет Саламанки[d][1], Лувенский католический университет[d][2], High School of Public Administration of Colombia. (ESAP)[d][3] һәм Папский Ксаверианский университет[d]
Сугышлар/бәрелешләр Гражданская война в Колумбии[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1960 елның 19 апрелендә Колумбиянең Кордова департаменты Сьенага-де-Оро[d] шәһәрендә туган. Сипакира шәһәрендә (Кундинамарка департаменты) Hermanos de La Salle көллиятендә укыган.

17 яшендә, студент чагында, сайлауларда хәрәмләшүгә каршы протест билгесе буларак барлыкка килгән 19 апрель хәрәкәте[d] (M―19) сул радикаль партизан төркеменә керә[4]. Хәрби һәм сәяси активлык белән шөгыльләнә, төркем җитәкчеләренең берсе була, шулай ук Сипакира шәһәре омбудсмены итеп сайлана. 1985 елда законсыз корал йөрткән өчен кулга алына һәм 18 айга хөкем ителә[5][6]. Аны кулга алганнан соң озак та үтми, M―19 Боготадагы Гаделлек сараен басып ала, нәтиҗәдә кимендә 98 кеше үтерелә. Петро бу һөҗүмгә катнашы булуын кире кага. 1987 елда азат ителгәндә, Петро «кораллы революция ― халык ярдәмен яулау өчен иң яхшы стратегия түгел» дигән нәтиҗәгә килә, ике елдан соң M―19 Колумбия дәүләте белән тынычлык сөйләшүләре башлый[7]. Амнистиядән соң Петро M―19 Демократик альянсы (ADM-19) сәяси фиркасен оештыруда катнаша. М―19 таратылганнан соң, Колумбиянең Экстернадо университетының икътисад факультетында укый, аннары Дәүләт администрациясе югары мәктәбендә дәүләт идарәсен өйрәнә. Боготаның папа университетында укый, анда икътисад магистры дәрәҗәсен ала. Бельгиядә Лёвен шәһәренең католик университетында һәм Испаниянең Саламанка шәһәрендәге университетта укуын дәвам итә.

Сәяси карьерасы үзгәртү

1990―1991 елларда Кундинамарка провинциясе Хөкүмәте киңәшчесе була. 1991―1994 һәм 1998―2006 елларда Колумбия Вәкилләр палатасы әгъзасы.

1994―1996 елларда Колумбиянең Бельгиядәге илчелегенең беренче секретаре булып хезмәт итә.

2002 елда Антонио Наварро Вольф һәм башка М-19 буенча элекке иптәшләре белән бергә оештырган Vía Alterna сәяси хәрәкәтеннән Богота буенча Конгресска сайлана. Бу чорда ул парламенттагы коллегалары тарафыннан «иң яхшы конгрессмен» дип атала.

2005 елда сул партияләрне Альтернатив демократик полюска берләштерүдә катнаша (элекке Бәйсез демократик полюс коалициясе базасында) һәм 2006―2010 елларда Альянстан сенатор була.

2010 елда президент сайлауларында кандидат була, анда тавышларның 9% ын җыя һәм 4нче урынны ала. 2011 елда җитәкчелек белән фикер каршылыклары аркасында Альтернатив демократик полюсны калдыра һәм Колумбия башкаласы мэры сайлауларында катнашу өчен үзенең Прогрессив хәрәкәтен (соңыннан «Гуманлы Колумбия»[d] сул фиркасе) булдыра.

2011 елда өч елга (2012 елдан 2015 елга кадәр) Богота мэры итеп сайлана. Әмма 2013 елның декабрендә Колумбия Генераль прокуроры мэрның шәхси фирмалардан чүп чыгару хокукын тартып алуы аркасында аны отставкага җибәрергә карар итә. 2014 елның мартында ул мэриядән китә, ләкин 23 апрельдә президент Хуан Мануэль Сантос аны суд һәм Кеше хокуклары буенча америкаара комиссия карары буенча мэр вазыйфасына кире кайтара.

Корал йөртүне тыеп, мэр буларак, ике дистә ел эчендәге күрсәткечләр буенча үтерү белән бәйле җинаятьләр дәрәҗәсен минималь күрсәткечкә кадәр киметүгә ирешә. Ул шулай ук наркотикка бәйлеләрне реабилитацияләү һәм глобаль җылынуга каршы көрәш буенча чаралар кертә, әмма аның метрополитен төзү планнары җир өсте транспортына өстенлек биргән дәвамчысы Энрике Пеньялоса[d] тарафыннан гамәлдән чыгарыла.

2018 елның мартында президент сайлауларында «Гуманлы Колумбия» блогыннан кандидат буларак теркәлгән. Беренче турда тавышларның 25% ын җыя һәм 2нче турга чыга, анда, икенче сул үзәк кандидаты Серхио Фахардодан турыдан-туры ярдәм алмыйча һәм сайлаучыларның 42% тавышын җыеп, уң көчләр кандидаты Иван Дуке Маркеска оттыра.

2021 ел ахырында алдан ук «Гуманлы Колумбия», «Патриотик берлек» һәм «Колумбия өчен тарихи пакт» коалициясен тәшкил иткән башка сул партияләрдән кандидат буларак тәкъдим итә. 2022 елгы сайлаулар вакытында конгресска коалициядән кандидат дип игълан ителә (13 март сайлауларында коалиция беренче урынны ала, биш миллионга якын тавыш ала, Сенаттагы 102 урынның 20се һәм Вәкилләр палатасындагы 166 урынның 27се). Вице-президент вазыйфасына Франсия Маркес тәкъдим ителә.

2022 елгы президент сайлауларында икенче турга чыга һәм икенче турда сайлауларда җиңеп, Колумбия җитәкчелегендәге беренче сул сәясәтче була.

Густаво Петро Израильнең Газзәгә оештырган һөҗүмен «Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләве»нә тиңләгән[8].

Шәхси тормышы үзгәртү

5 баласы бар:

  • улы Николас ― Катя Бургос белән мөнәсәбәтләрдән,
  • улы Андрес һәм кызы Андреа ― элеккеге М-19 сугышчысы Мэри Лус Эрран белән мөнәсәбәтләрдән,
  • кызы Антонелла ― хәзерге хатыны Вероника Алькосердан (Верониканың Николас исемле үз улы бар).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү