Гуамда ислам

Гуамда азчылык дине

Гуамда ислам (ингл. Islam in Guam, гарәп. الإسلام في غوام‎) ― азчылык дине, ил халкының (168 мең кеше, 2021 елга) 1 % тан кимрәк өлешен тәшкил итә. Мөселманнарның күпчелеге ― төрле ислам илләреннән килгән мөһаҗирләр, азчылыгы ― АКШ ватандашлары булган җирле халык вәкилләре.

Гуамда ислам
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Административ-территориаль берәмлек Гуам
Бу мәкалә Ислам турында
Гуам картада
Тышкы рәсемнәр
Гуам мөселманнары фоторәсемнәре.

Тарих үзгәртү

Ислам дине Гуамга XX — XXI гасыр башында Мисыр, Судан, Марокко, Пакистан, Һиндстан, Бангладеш, Эритрея, Әфганстан, шулай ук Малайзия, Индонезия һәм АКШ мөһаҗирләре белән бергә үтеп керә. Утрауда Ислам диненең таралуына Гуам мөселманнары ассоциациясе (ингл. Muslim Association of Guam) ярдәм итә [1].

Ислам оешмасы үзгәртү

Гуамда мөселман җәмгыятенең арта баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен Гуам мөселманнары ассоциациясенә 1990 елда нигез салына [1]. Гуам мөселманнары ассоциациясе ислам динен тарату, шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре кебек мөселман бәйрәмнәрен уздыруны оештыру белән шөгыльләнә [1]. Ассоциация шулай ук киң җәмәгатьчелеккә Ислам дине турында дөрес мәгълүмат бирү өчен бердәм орган булып тора һәм Гуамда төрле диннәр арасында үзара аңлашу һәм гармония булдыруны максат итеп куя.

Хәзерге заман үзгәртү

Гуам утравында Ислам динен куллану шактый дәрәҗәдә чикләнгән. Pew үзәге бәяләвенчә, хәзерге вакытта, утрауда мөселманнарның саны ил халкының 1 % ыннан кимрәк. Гуамда бер генә мәчет төзелгән: Манджилао(ингл.) авылындагы Ән-Нур мәчете(ингл.).

Мәчет үзгәртү

XX гасыр ахырында Гуамда мөселманнар саны арта башлаган һәм 100 кешегә җиткән, бу утрау халкының 0,1 % ын тәшкил иткән [2][3]. Утрауда мөселманнар саны арту сәбәпле, мәчет төзү зарурлыгы туа. Мәчет төзелеше Гуам мөселманнары ассоциациясе инициативасы белән 1997 елда башлана. Мәчет бюджет чикләүләре аркасында өч ел дәвамында гади бина итеп төзелгән һәм Гуам мөселманнары ассоциациясе үзәге (1990 елда нигез салынган) белән янәшә 2000 елда Манджилао авылында ачылган. Беренче имам ― Гуам университеты профессоры Фарук Абави (Farouq Abawi)[4]. Хәзерге имам ― архитектор Мөхәммәт Ас муни (Муни) Абдуллаһ (Muhammad As muni (Muni) Abdullah) [4]. Мәчеттә көн саен биш тапкыр намаз укыла, мәхәллә кешеләре өчен җомга намазлары уза һәм вәгазьләр сөйләнә, балалар өчен җомга көннәрендә кичке дәресләр һәм якшәмбе көннәрендә гаилә җыелышлары үтә. Вәгазьләр инглиз телендә, Коръән сүрәләре гарәп телендә укыла.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 » Muslim Association of Guam. www.guampedia.com. 2018-03-02 тикшерелгән.
  2. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 2 март 2018 тикшерелде.
  3. Religions in Guam | PEW-GRF. www.globalreligiousfutures.org. әлеге чыганактан 2017-09-12 архивланды. 2018-03-02 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 » Muslim Association of Guam. www.guampedia.com. 2018-03-02 тикшерелгән.