Георгий Хундадзе

Хундадзе Георгий Романович (гөрҗ. გიორგი ხუნდაძე; 1905—1985) — ССРБ галиме һәм педагогы, врач-хирург, медицина фәннәре докторы (1953), профессор (1955). Грузин ССР-ның атказанган фән эшлеклесе (1961). Грузин ССР-ның дәүләт премиясе лауреаты (1984). Тбилиси дәүләт медицина институты директоры (1954—1979).

Георгий Хундадзе
Туган 30 март 1905(1905-03-30)
Тбилиси, Россия империясе
Үлгән 21 ноябрь 1985(1985-11-21) (80 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Әлма-матер Тбилисский государственный медицинский университет[d]
Һөнәре хирург
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Георгий Романович Хундадзе 1905 елның 30 мартында Тбилиси шәһәрендә туган.

1924 елдан 1929 елга кадәр Тбилиси дәүләт университетының медицина факультетында укый. 1929 елдан алып 1933 елга кадәр ССРБ Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә клиник эш белән шөгыльләнә. 1933 елдан 1940 елга кадәр Беренче Ленинград медицина институтында госпиталь хирургия клиникасында фәнни эш белән шөгыльләнә. 1940 елдан алып 1945 елга тиклемге чорда Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында Совет Армиясе сафында хезмәт итә. Эвакуация госпиталендә хирургия бүлегенең төп хирургы һәм хирургия бүлеге мөдире була.

1946 елдан алып 1954 елга кадәр Беренче Ленинград медицина институтында һәм Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетында педагогик эш белән шөгыльләнә, госпиталь хирургия кафедрасының укытучысы булып эшли һәм педагогик эшчәнлек белән бер вакытта Н.В.Склифосовский исемендәге Тиз ярдәм Мәскәү шәһәр фәнни-тикшеренү институтында тәҗрибә-хирургия бүлегенең мөдире сыйфатында эшли.

1954 елдан алып 1985 елга кадәр Тбилиси дәүләт медицина институтында педагогик эш белән шөгыльләнә. 1954 елдан 1957 елга кадәр хирургиянең икенче кафедрасы профессоры, 1957 елдан алып 1981 елга кадәр — хирургия һәм анестезиология кафедрасы мөдире, 1981 елдан алып 1985 елга кадәр — бу кафедраның консультанты. Бер вакытта 1954 елдан 1979 елга кадәр — бу институтның ректоры[1].

Фәнни-педагогик һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге үзгәртү

Г.Р. Хундадзе төп фәнни-педагогия эшмәкәрлеге анестезиология мәсьәләләре һәм ясалма үңәч өлкәсендәге проблемалар белән бәйле. Ясалма кызыл үңәчне ясаганда, Г Р. Хундадзе җитәкчелегендә Б А. Петров белән бергә быгым, сукыр эчәкне мобилизацияләү методикасы эшләнә.

Г. Р. Хундадзе Тбилиси Грузин ССР-ның КП Үзәк Комитетына әгъза һәм Грузин ССР-ның Югары Советына һәм хезмәтчәннәр депутатларының Тбилиси шәһәр Советына депутат итеп сайлана,шулай ук Грузин ССРы Коммунистлар партиясенең XXIII, XXIV һәм XXV съездына делегат итеп сайлана.

1953 елда медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, диссертация яклый, 1955 елда аңа профессор гыйльми исеме бирелә. Г.Р. Хундадзе җитәкчелегендә йөзгә якын тикшеренү, шул исәптән монографияләр языла. 1961 елда Грузин ССР-ның атказанган фән эшмәкәре дигән мактаулы исем бирелә, 1984 елда анестезиология һәм реаниматология буенча эшләр циклы өчен ул Грузин ССР-ның дәүләт премиясе лауреаты була[1].

Р.Г. Хундадзе 1985 елның 21 ноябрендә Тбилиси шәһәрендә вафат була.

Библиография үзгәртү

  • Искусственный пищевод из тонкой кишки. - Тбилиси : Чабыла Сакартвело, 1958. - 264 с.
  • Актуальные вопросы грудной хирургии / Ред. коллегия: проф. Г. Р. Хундадзе (отв. ред.) и др. ; М-во здравоохранения ССР. Тбилиси. гос. ин-к усовершенствования врачей. - Тбилиси : Чабыла Сакартвело, 1963. - 174 с.
  • Жизнь и деятельность Ю.Ю. Джанелидзе: По воспоминания учеников / [Профессор А.В. Афанасьева, Л.М. Звягин, М.А. Луницкий и др.] ; Под ред. проф. Г.Р. Хундадзе. - Тбилиси : Чабыла Сакартвело, 1977. - 152 с.

Наградалары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 . — Т. 27.

Әдәбият үзгәртү

  • Большая медицинская энциклопедия / гл.ред. Б.В.Петровский —3-е изд. —М., Советская энциклопедия, 1986.— Т.27 . —576 с.