Георгий Гермогенов

Георгий Гермогенов (3 (16) апрель, 1908, Эргис наслег, Көнбатыш Хангаласск улусы, Якутск өлкәсе, Россия империясе - 9 июнь, 1968, Якутск, ЯАССР, РСФСР, СССР) тәхәллүсе Эргис [1], якут совет фольклорчысы.

Георгий Гермогенов
Туган 3 (16) апрель, 1908
Эргис наслег, Көнбатыш Хангаласск улусы, Якутск өлкәсе, Россия империясе
Үлгән 9 июнь, 1968
Якутск, ЯАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре фольклорчы
Бүләк һәм премияләре Якут АССРның атказанган фән эшлеклесе (1962)

Биография үзгәртү

Гео́ргий Усти́нович Гермоге́нов 1908 елның 3(16) апрелендә Рәсәй Империясенең Якут өлкәсе Көнбатыш Хангаласск улусының Эргис наслег авылында туган [1] .

1931 елдан Татар дәүләт педагогия институтында (Казан, ТатАССР, РСФСР, СССР) укый.[1] .

1933 - 1934 елларда Якут теленең терминологиясен һәм орфографиясен үстерүдә катнаша [1] .

Олонхо - якут халык эпосына, якут әкиятләренә, җырларына һәм мифологияләренә багышланган күп кенә методик кулланмалар һәм башка хезмәтләр яза, якут әдәбияты классикларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә[1] .

Монографияләре һәм мөстәкыйль тупланган хезмәтләреннән тыш, аның 1947 елда «Нюргун Боотур Стремительный» эпосы, 1960 елда «Историческийе предания и рассказы якутов» ике томлы хезмәте, 1964, 1967 елларда ике томлы "Якут әкиятләре" басыла.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Гермогенов, Г. У. Спутник якутского фольклориста : методическое руководство. — 1945[2].
  • Гермогенов, Г. У. Памятка собирателя советского фольклора : методическое руководство. — 1947[1].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Якут АССРның атказанган фән эшлеклесе (1962)

Искәрмәләр (үзгәртү) үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Емельянов, Н. В. . — (Краткая литературная энциклопедия).
  2. Емельянов, Н. В. Эрги́с // Том 8. Флобер — Яшпал(рус.) / под ред. А. А. Суркова. — М.: Советская энциклопедия, 1975. — 1136 с. — (Краткая литературная энциклопедия).

Әдәбият үзгәртү

өстәмә әдәбият үзгәртү

  • Емельянов Н. В. Георгий Иустинович Эргис // Календарь знаменательных и памятных дат Якутской АССР. — Якутск, 1968.