Генри Райдер Хаггард (ингл. Haggard, Henry Rider, 22 июнь 1856 Браденем (графство Норфолк – 14 май 1925 Лондон) – инглиз прозаигы, юрист һәм агрономия белән туфрак белеме буенча специалист; бөтендөнья маҗаралы әдәбият классигы, Льюис Кэрролл һәм Эдгар По белән беррәттән фэнтези жанрының нигезчесе.

Генри Райдер Хаггард
Туган телдә исем ингл. H. Rider Haggard
Туган 22 июнь 1856(1856-06-22)
Браденем, Англия
Үлгән 14 май 1925(1925-05-14) (68 яшь)
Лондон, Англия
Күмү урыны Church of St Mary, Ditchingham[d][1]
Милләт инглиз
Ватандашлыгы Англия
Әлма-матер Ipswich School[d]
Һөнәре язучы
Җефет Mariana Louisa Margitson[d]
Балалар Lilias Rider Haggard[d][2], Arthur John Rider Haggard[d][2], Agnes Angela Rider Haggard[d][2] һәм Sybil Dorothy Rider Haggard[d][2]
Ата-ана

 Генри Райдер Хаггард Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

1875 һәм 1881 еллар арасында, адвокатурасы тәмам булганнан соң, Көньяк Африкада тора: башта Наталь виләяте губернаторы – Генри Булвеның сәркатибе, аннары 1878 елдан Трансвааль Югары мәхкәмәсенең теркәүчесе һәм җитәкчесе була. Аннан соң Англиядә төпләнә һәм авыл хуҗалыгы һәм әдәби хезмәт белән шөгыльләнә башлый. Авыл хуҗалыгы һәм авыл халкы хәле турында хезмәт язып, бөтен Англияне урап чыга.

1884 елда имтихан бирә һәм адвокат була.

Хаггард аз булмаган уңыә белән, тарихи, психологик һәм фантастик әсәрләр язуда каләм көчен сыный. Британия империясенә бу хезмәтләре өчен аны рыцарьлек данына күтәрәләр (1912ел).

Иҗаты үзгәртү

Хаггардка бөтендөнья танылуны, фантастик элемент зур урын алып торган, Көньяк Африкадагы маҗаралар турында романнар китерә. Романнардагы онытылган җирләр, борынгы серле цивилизация җимерекләре, үлемсезлекнең архаик культлары аны хәзерге фэнтезиның башлангычы дип бәяләнә. Хаггардның популяр герое – ак аучы һәм маҗаралар эзләүче Аллан Квотермейн – күп әсәрләрендә төп персонаж.

Аллан Квотермейн маҗаралары үзгәртү

Гайшә үзгәртү

  • 1887 – «Ул: маҗара тарихы» (She: A History of Adventure)
  • 1905 – «Гайшә: Аның кайтуы» (Ayesha: The Return of She)
  • 1923 – «Зирәклек кызы: Буйсындыручының тормышы һәм мәхәббәт романыы» (Wisdom’s Daughter: The Life and Love Story of She-Who-Must-Be-Obeyed)

Башка әсәрләре үзгәртү

  • 1889 – «Клеопатра»
  • 1890 – «Бөтендөньяви теләк» (The World’s Desire), Эндрю Лэнг белән берлектә
  • 1891 – «Эрик Якты-йөзле» (Eric Brighteyes, викинглар турында эпик роман)
  • 1893 – «Монтесума кызы»
  • 1894 – «Томан кешеләре» (The People of the Mist)
  • 1895 – «Дөнья йөрәге» (Heart of the World)
  • 1896 – «Сихерче» (The Wizard)
  • 1903 – «Стелла Фрегелиус: өч язмыш тарихы» (Stella Fregelius: A Tale of Three Destinies)
  • 1906 – «Бенита: африка романы» (Benita: An African Romance)
  • 1907 – «Гүзәл Маргарет»
  • 1908 – «Сары иләһ: африка поты» (The Yellow God: An Idol of Africa)
  • 1909 – «Блосхолм Хуҗабикәсе» (The Lady of Blossholme)
  • 1910 – «Савская патшабикәсенең йөзеге» (Queen Sheba’s Ring)
  • 1911 – «Маһатма һәм куян: төштәге тарих» (The Mahatma and the Hare: A Dream Story)
  • 1918 – «Мәңгелек мәхәббәт» (Love Eternal)
  • 1919 – «Җир селкенеп алгач: Бастин, Бикли һәм Эрбютнотның бөек маҗараларын тасвирлау» (When the World Shook: Being an Account of the Great Adventure of Bastin, Bickley, and Arbuthnot)
  • 1920 – «Смит һәм фараоннар» (Smith and the Pharaohs) Әсәрләр җыелмасы

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Lundy D. R. The Peerage