Гариф Хәмидуллин (1907)
Гариф Хәмидуллин, Гариф (Гарифулла) Хәмидулла[1][2] (Галимулла[3]) улы Хәмидуллин (1907 ел, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шәрип волосте, Уразай ― 1978 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Азнакай) ― Бөек Ватан сугышында катнашучы, хуҗалык-фирка эшлеклесе, 1937-1940 елларда Азнакай районы партия оешмасын җитәкләгән.
Гариф Хәмидуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Гариф Хәмидулла улы Хәмидуллин |
Туган | 1907 РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шәрип волосте, Уразай |
Үлгән | 1978 СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Азнакай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ СССР |
Һөнәре | фирка-хуҗалык эшлеклесе |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1907 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе Шәрип волосте (Татарстанның хәзерге Актаныш районы) Уразай авылында туган. Татарстан АССР Минзәлә кантоны Актаныш волосте Уразай авылы мәктәбенең 3 классын тәмамлаган (1923)[1].
Хезмәт юлы үзгәртү
1921-1925 елларда Минзәлә кантоны Актаныш волосте Уразай авылында үз хуҗалыгында игенчелек белән шөгыльләнә.
1925 елның мартыннан 1926 елның сентябренә кадәр ― Уразай авылы крестьяннарының үзара ярдәм итү комитетының секретаре.
1926 елның октябреннән 1927 елның февраленә кадәр ― ТАССР Минзәлә кантоны Актаныш авылы крестьяннарының үзара ярдәм итү комитетының секретаре.
1927 елның мартыннан 1929 елның маена кадәр ― Минзәлә кантоны Уразай авыл советы секретаре.
1929 елның июненнән 1930 елның сентябренә кадәр ― Минзәлә кантоны Актаныш волосте Әҗәкүл авылы коопхлеб кассиры.
1930-1932 елларда Казан шәһәрендә совет партия мәктәбендә укый, 1932 елда тәмамлый[1].
1932 елның августыннан 1934 елның гыйнварына кадәр ― Татарстан АССР ВКП(б) Азнакай район комитеты инструкторы.
1934 елда Казан шәһәрендә марксизм-ленинизм курсларында укый[1].
1935 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр ― Татарстан АССР ВКП(б) Азнакай район комитеты инструкторы.
1935-1937 елларда ― ВКП(б) Азнакай район комитеты культпроп мөдире.
1937 елның октябреннән 1940 елның декабренә кадәр ― ВКП(б) Азнакай райкомы (беренче) секретаре. «Районны торгызуга зур өлеш кертә, ул җитәкчелек иткән елларда авыл хуҗалыгында зур уңышларга ирешелә»[2].
1941 елда Ленинград шәһәренең югары партия мәктәбендә укый[1] .
Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыш вакытында Мәскәүдә Хәрби академиядә укый[1].
1946 елдан Үзбәкстанда эшли[2] .
Азнакайга кайткач, пенсиягә чыкканчы СУ-6 төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли.
1978 елда вафат, Азнакай бистәсендә җирләнгән[2].
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Хамидуллин Гариф Хамидуллрович 2021 елның 12 апрель көнендә архивланган. / Руководители Республики Татарстан. Районные комитеты КПСС
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Г. Хисамиева. Они стояли у руля.(үле сылтама) Портал муниципальных образований РТ, 10.08.2011
- ↑ Хамидуллин Гариф Галимуллович // Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 13нче бит
Әдәбият үзгәртү
- Хамидуллин Гариф Галимуллович // Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 13нче бит.
Сылтамалар үзгәртү
- Хамидуллин Гариф Хамидуллрович 2021 елның 12 апрель көнендә архивланган. / Руководители Республики Татарстан. Районные комитеты КПСС(рус.)
- Г. Хисамиева. Они стояли у руля.(үле сылтама) Портал муниципальных образований РТ, 10.08.2011(рус.)