Галушкалар (укр. галушки́, словак. halušky, ингуш. хьалтамаш, чеч. галнаш) — көнчыгыш Европа (Венгрия, Словакия, Чехия, Польша, Украина) һәм өлешчә төньяк-кавказ (Чечня, Ингушетия, Балкария) аш-су блюдосы, кайнар суда пешкән камыр кисәкләре. Украина галушкаларын (май яки каймак белән) аерым тәлинкә итеп тә бирәләр яки галушкалар белән аш пешерәләр. Ингушетияда галушкаларның ике төре бар — жур-хальтамаш (чеч. ахар галнаш) (кукуруз оныннан) һәм хьор-хьалтамаш (бодай оныннан). Ике төре дә бары урман юасы яки сарымсак соусы белән иткә гарнир сыйфатында бирелә. Чечен, ингуш һәм балкар аш-суында ешрак галушкалар белән пешкән ит әзерлиләр. Сирәгрәк исә итне мичтә бешерәләр, кыздыралар яки күмердә әзерлиләр. Һәр төрендә дә иткә соус белән галушкалар өстиләр[1].

Галушкалар
Сурәт
Чыгыш иле  Украина
Материал төре кляр[d]
Кухня Украинаның танылган аш-сулары
 Галушкалар Викиҗыентыкта
Полтавада украин галушкасына һәйкәл

Шулай ук «Ялкау эремчек пилмәне» исемле (аерым ризык кебек) аның аерым төре бар — ул гадәттә татлы аш тәмләткече (кайнаган май белән куертылган сөт, яки шуңа охшаш) белән бирелә.

Галушкалар әдәбияттә үзгәртү

То ль дело Киев! Что за край!

Валятся сами в рот галушки

  • Н. В. Гогольнең «Диканькага якын утарда кичләр» повесьтендә, тимерче килгәндә им-томчы Пузатый Пацюк галушкалар ашый.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Яковлев Н. Ф. Ингуши. Популярный очерк. 1925.

Сылтамалар үзгәртү