Гало́ (бор. грек. ἅλως — әйләнә, диск) — яктылык чыганагы тирәсендә барлыкка килүче оптик феномен.

Ай янында Гало

Күренеш физикасы үзгәртү

Файл:Гало в Архангельске.jpg
Архангельск шәһәрендәге кояш галосы, Россия
 
Брянскта кояш галосы, Россия

Гало гадәттә Кояш яки Ай тирәсендә барлыкка килә, шулай ук урам яктырткычлары кебек башка көчле яктылык чыганаклары тирәсендә дә күзәтелә. Галоның күпләгән төрләре бар, аларны күбесенчә каурыйсыман болытларда 5—10 км биеклектә тропосфераның өске катларындагы боз кристаллары китереп чыгара. Күзәтелүче гало төре кристаллларның формалары һәм урнашуларына бәйле. Боз кристаллары тарафыннан кайтарылган һәм сындырылган яктылык еш кына спектрга таркала, бу аны салават күперенә ошата, ләкин начар яктыртылу сәбәпле аның төслелеге түбән.

 
Боз кристалларында яктылыкның сынуы

Кайвакыт кышкы салкын вакытта гало кристаллар тарафыннан җир өслегенә бик якын ераклыкта ясала. Бу очракта кристаллар ялтыраучы бәяле ташларны хәтерләтәләр.

Тарих үзгәртү

Элек галога (башка күктәге күренешләргә кебек үк) мистик билге мәгънәсен биргәннәр, күбрәк начар билге итеп караганнар, бигрәк тә ул тәресыман булса (аны тәре яки кылыч итеп юраганнар)[1]. Мәсәлән, «Слове о полку Игореве» әсәрендә кыпчаклар һөҗүме һөҗүме һәм Игорьнең әсирлеге алдыннан 4 кояш балкыганлыгы тасвирлана. Ә 1551 елда кайсәр Карл V, Магдебург немец шәһәрен озак вакыт камаганнан соң, күктә ялган кояшлы гало барлыкка килгәч, бу күренешне начар билге дип, камалышны туктатырга әмер бирә[2].

Метеорология булмаган заманнарда, гало һәм башка оптик күренешләрдән һава торышын юрау өчен файдаланганнар.

Галоны өйрәнү һәм системалаштыруга зур өлешне голланд астрономы Марсел Миннарт кертә.

Күзәтү һәм фотосурәтләү техникасы үзгәртү

Гало бик якты булу сәбәпле (галоны кояшның чагылышы дип әйтеп була), теләсә-кайсы фотоаппарат аны теләсә-нинди көйләүләрдә төшерә ала, ләкин бу яктылык сәбәпле начар төшерелгән детальләр булалар: әгәр кадрга кояш үзе эләксә, гало тонык төссез булып күренәчәк[3].

Кояш баганасы үзгәртү

 
Көнбҗатыш Вирджиниядә кояш баганасы
  Төп мәкалә: Кояш баганасы

Кояш, яки яктылык, баганасыКояш чыкканда яки батканда аңардан вертикаль рәвештә сузылучы тасма. Күренеш алтыпочмаклы яссы яки баганасыман кристаллар аркасында барлыкка киләләр. Әгәр Кояш 6° офык өстендә яки астында булса, һавада очып торган яссы кристаллар кояш баганасын барлыкка китерәләр, баганасыман кристаллар — әгәр 20° офык өстендә булса. Кристаллар очып төшкәндә горизонталь халәтне алырга тырышалар, һәм кояш баганасы төре аларның үзара торышына бәйле.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Арабаджи В. И. Загадки простой воды. — М.: Знание, 1973.
  2. Галынский В.. Гало: приметы и суеверия. 2010-05-03 тикшерелгән.
  3. Галынский В.. Как фотографировать гало. 2010-05-03 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү