Гали Җәмниханов - виртуоз гармунчы, концерт гармуннарында уйнау остасы. Әтисе ягыннан туганнан туган абыйсы - гармунчы Фәйзулла Туишев. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ростов шәһәренә барып музыка училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, 1934 елда Казанга килә һәм Татар дәүләт эшчеләр театрына музыка җитәкчесе булып урнаша. Татар дәүләт филармониясе ачылгач, башта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, аннан филармониянең эстрада бүлегендә музыкант-аккомпаниатор буларак эшли. Концертларда аерым гына чыгышлар белән дә катнаша. Бөек Ватан сугышы вакытында Львов пехота училищесында белем ала һәм 1943 елда укчы взводының командиры итеп көнбатыш фронтка җибәрелә. 1946 елда туган ягына әйләнеп кайта һәм яңадан музыка һөнәренә керешә. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша, концерт гармуннарында уйный. 1964 елда ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә.

Гали Җәмниханов
Туган телдә исем Гали Вәлиулла улы Җәмниханов
Туган 14 октябрь 1914(1914-10-14)
Русия империясе, Самара губернасы, Самара
Үлгән 1992(1992)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
ССБР байрагы СССР
Бүләк һәм премияләре ТАССРның атказанган артисты (1964)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү