Галактоземия — галактозо-1-фосфатуридилтрансфераза (GPUT) энзимы булмау белән бәйле галактоза үзләштерүнең чагылган какшавы. Нәселдәнлек төре аутосом-рецессивлы.

Галактоземия
Саклык белгечлеге Эндокринология
Симптомнар непереносимость лактозы[d]
Генетик бәйләнеш GALT[d][1] һәм GALE[2]
Моңа бәйле сурәт
ICD-9-CM 271.1[3]
NCI Thesaurus идентификаторы C84723[3]
 Галактоземия Викиҗыентыкта

а) иртә балачакта барлыкка килгән системалы какшауларга үсеш тоткарлану, рухсызлык, еш косу һәм эч китү керә. Сөт кулланганнан соң сидектә таркалу матдәләре табыла. Азыктан галактоза булган ашамлыкларны алып атмасаң анемия, саңгыраулык, акылга артка калганлык, шулай ук гепатоспленомегалия һәм үлемгә китерүче бөерләр зарарлануы үсеш ала;

б)«нефть тамчысы» кебек үзәк томанланулар белән сыйфатланган катаракта ( рәс. 12.23д кара), күпчелек авыруларда гомернең беренче көннәрендә яки атнасында үсеш ала. Азыктан галактозаны алып ату катаракта көчәюен кисәтә, кайвакыт ясмык үзгәрешләре кире кайта ала.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.