Гадел Вахитов, Гадел Галәветдин улы Вахитов (1928 елның 31 декабре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак2014 елның 10 августы, РФ, Мәскәү ) — галим, ССРБ шәрәфле нефтьчесе (1978), РФ ягулык-энергетика комплексының шәрәфле хезмәткәре (1996), ССРБ атказанган уйлап табучысы (1980), техник фәннәр докторы (1965), профессор (1967), ТАССР атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1965). Казакъ ССР Дәүләт премиясе лауреаты (1984). РФ табигый фәннәр академиясенең (рус. РАЕН) хакыйкый әгъзасы (1997), ТР ФА шәрәфле әгъзасы (1999). Нефть фәнен — гыйльми хезмәтләре, нефть чыгару эшен эффектив инженерлык табышлары белән баеткан галим.

Гадел Вахитов
Туган телдә исем Гадел Галәветдин улы Вахитов
Туган 31 декабрь 1928(1928-12-31)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак
Үлгән 10 август 2014(2014-08-10) (85 яшь)
РФ, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре галим
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1928 елның 31 декабрендә Стәрлетамакта туган. Уфа нефть институтын бик яхшы билгеләргә тәмамлаган (1951). Хезмәт юлын БАССР «Ишембайнефть» НГДУ Кинҗәбулат промыселында 3нче ранглы тау инженеры буларак башлап җибәрә.

19531956 елларда Мәскәүдә БФТИнефть (рус. ВНИИнефть) аспиранты һәм фәнни хезмәткәре. Фәнни җитәкчесе — профессор Николай Семён улы Пискунов.

19561971 елларда Татнефть ФТПИ (Бөгелмә) җитәкчесе.

19711986 елларда БФТИнефть (Мәскәү) — Миннефтепромның нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү өлкәсендәге әйдәп баручы институты директоры.

19861990 елларда «Нефть чыгышы» тармакара фәнни-техник комплексының генераль директор урынбасары.

19901995 елларда Вьетнам Социалистик Республикасының БФТИморнефтегаз институтында «Вьетсовпетро» уртак совет-вьетнам предприятиясендә (Вунгтау, Вьетнам) фәнни эш буенча директор урынбасары.

19952003 елларда «Лукойл» НК ААҖ нефть ятмаларын үзләштерү һәм аларның нефть чыгышын арттыру буенча «Фәнни-инженер үзәк» ҖЧҖ бүлек мөдире, генераль директорның киңәшчесе[1]. Мәскәүдә БФТИнефть институтында укыта.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре нефть һәм газ сәнәгатенең иң актуаль мәсьәләләрен колачлый, алар Идел-Урал буе, Көнбатыш Себер һәм Казакъстан нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү белән бәйле. 19561970 елларда, 15 ел зур Ромашкино ятмаларын үзләштерү мәсьәләләрен чишүдә катнаша. Ул тәкъдим иткән технологияләр Хасси-Мессауд (Алжир), Төньяк Румейла һәм Көнбатыш Курна (Гыйрак), Ак Юлбарыс (Вьетнам) промыселларында файдаланыла. Г. Г. Вахитов беренче булып чикле аермалар методының үзенчәлекле нефть ятмаларын катламнарның тигезсезлеген һәм фильтрация агымнарының үзенчәлекләрен истә тотып үзләштерү мәсьәләләренең киң даирәсенә караган систематик һәм тулы тасвирламасын бирә, әлеге тавирлама 19401950 елларда кулланышта булган электр модельләштерүе урынына килгән заманча компьютер модельләштерүе(рус.) нигезен тәшкил итә. Галим, продуктив катламнарның тигез ятмавын истә тотып, нефть ятмаларын сайлап алып үзләштерү системасын тәкъдим итә.

1970-елларда Көнбатыш Себердә Самотлор нефть һәм газ ятмасын(рус.) үзләштерү буенча комплекслы проектны эшләүдә катнаша. «Баскычлы-термаль сулау» идеяләре беренче тапкыр Казакъстанда Үзән ятмасында(казакъ) гамәлгә ашырыла һәм зур икътисади нәтиҗә бирә. 19851990 елларда Татарстанның табигый битум ресурсларын комплекслы үзләштерү буенча теоретик эзләнү һәм тәҗрибәләр, гамәли сәнәгать эшләрен оештыруда катнаша. Аның инициативасы белән табигый битумнарны табу һәм комплекслы файдалану темасына караган барлык тикшеренүләрне җитәкләгән, «Нефть чыгышы» ТФТКы составына кергән «Татнефтебитум» ОЭНГДУсы оештырыла. Соңрак әлеге идарәдә генераль директор урынбасары булып үзе эшли.

Библиография үзгәртү

300 дән артык фәнни мәкалә, 15 монография, авторлык таныклыклары һәм патентлар белән беркетелгән сиксән ачыш авторы. Аның җитәкчелегендә 40 кеше кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклаган.

Кайбер хезмәтләре үзгәртү

  • Эффективные способы решения задач разработки неоднородных нефтеводоносных пластов методом конечных разностей. М., 1963.
  • Разностные методы решения задач разработки нефтяных месторождений. М., 1970.
  • Нефтяная промышленность России: вчера, сегодня, завтра. Опыт разработки месторождений углеводородов в 1950—2008 гг. М., 2008.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • 19671971 — ТАССР Югары шурасы депутаты, ТАССР ЮШ рәисе урынбасары.
  • 19801989 — Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт һәм Ленин премияләре бирү комитеты әгъзасы.
  • 19711990 — Бөтендөнья нефть конгресслары буенча ССРБ милли комитетының секция әгъзасы һәм рәисе.
  • 1963 елдан — ССРБ (РФ) Минэнергосының нефть ятмаларын үзләштерү буенча Үзәк комиссиясе әгъзасы.
  • 1998 елдан — Халыкара фән һәм сәнгать академиясе (рус. МАНИ) каршындагы Нефть һәм газ сәнәгате академик үзәгенең фәнни дәрәҗәләр һәм исемнәр бирү буенча гыйльми шурасы рәисе һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мечта профессора Вахитова. 2020 елның 28 сентябрь көнендә архивланган. Портал «Нефть России», январь, 2009(рус.)
  2. Гадел Галәветдин улы Вахитов. 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. Башкорт белешмәлелеге(рус.)(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү