Гаделша Агишев
Гаделша Агишев (Гаделша Александр улы Агишев, рус. Одельша Александрович Агишев, үзб. Odelsha Aleksandrovich Agishev) – кинодраматург, мөгаллим. Киноларга сценарийлар яза. РФ атказанган сәнгать эшлеклесе. Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Гаделша Агишев Одельша Агишев | |
---|---|
Туган телдә исем | Гаделша Александр улы Агишев |
Туган | 10 август 1939 (84 яшь) Ташкәнт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→РФ |
Әлма-матер | С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] |
Һөнәре | кинодраматург, профессор |
Эш бирүче | Югары сценарийчеләр һәм режиссерлар курслары[d] |
Балалар | Дания Агишева |
Бүләк һәм премияләре | ССРБ дәүләт премиясе (1984) Үзбәкстан ССР дәүләт премиясе (1971) |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1939 елның 10 августында Ташкәнттә туган. Татар.[1]
Ташкәнт суворов училищесын (1956), ВГИКны (1962) тәмамлый.
1971 елдан ВГИКта, телевидение һәм радиотапшырулар хезмәткәрләренең белемен камилләштерү институтында остаханә җитәкчесе, профессор.
Кызы – Дания Агишева, киноактриса.
Иҗаты үзгәртү
Күп санлы нәфис һәм документаль киноларга сценарийлар, диктор текстлары язды. Бөтенсоюз һәм халыкара кинофестивальләрдә Г. Агишев сценарийлары буенча куелган кинотасмалар даими бүләкләнә.[2]
Фильмографиясе үзгәртү
Сценарийларын, диктор текстларын язган, реҗиссер булган фильмнары[3]:
- 1965 Гасырлар битләре
- 1966 Ягымлык
- 1966 Ап-ак челәннәр
- 1969 Гашыйклар
- 1970 Гадәттән тыш комиссар
- 1971 Крәстияннәр
- 1973 Очрашу һәм аерылулар
- 1974 Минем изге кешем
- 1974 Соңгы очрашу
- 1978 Мәхәббәт һәм ярсу
- 1980 Нинди безнең еллар
- 1982 Генийның яшьлеге
- 1989 Шок
- 1991 Пастернакның соңгы музасы
- 1992 Пәйгамбәр үче
- 1997 Авазлар
- 1999 Мәскәүдә Нәүрүз
- 2001 Мәскәүдә ислам
- 2001 Фәрештәгә ау
- 2002 Шәрә натура
- 2004 Марина турында уфтану
- 2004 Гашыйклар-2
- 2005 Дала экспрессы
- 2007 Кеше-җил
- 2009 Гомәр Хәйям
- 2010 МУР
- 2014 Кадак
- 2014 Коктебель ташлары
- 2014 Мин юлбашчы булам
Казанда мөселман киносы (әүвәл «Алтын мөнбәр») фестивалендә җюридә эшләде.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
Чыганаклар үзгәртү
Кинобраз сайты 2014 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.
Тышкы сылтамалар үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Феникс сайтында
- ↑ Кинобраз сайтында, archived from the original on 2014-09-29, retrieved 2014-11-15
- ↑ Гаделша Агишев