Габит Мөсрепов

казакъ язучысы

Габит Мөсрепов, Габит (Габделгабит) Мәхмүт улы Мөсрепов (каз. Ғабит Махмұтұлы Мүсірепов, 1902 елның 22 марты, РИ, Акмола өлкәсе, Петропавел өязе, Яңаюл1985 елның 31 декабре [1], СССР, Казакъ ССР, Алматы) — совет казакъ язучысы, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. Казакъ ССР ФА академигы (1958), Казакъстан ССР халык язучысы (1984), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1974).

Габит Мөсрепов
каз. Ғабит Мүсірепов

Габит Мөсрепов, Казакъстанда язучының 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган почта маркасы, 2002, 20 тенге.
Тугач бирелгән исеме: Габделгабит Мәхмүт улы Мөсрепов
Туу датасы: 22 март 1902(1902-03-22)
Туу урыны: Акмола өлкәсе (Русия империясе), Петропавел өязе, Яңаюл
Үлем датасы: 31 декабрь 1985(1985-12-31) (83 яшь)
Үлем урыны: СССР, Казакъ ССР, Алматы
Ватандашлык: Калып:Байрак/Русия империясе РИ
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1925—1985
Юнәлеш: проза, публицистика, драматургия, тәрҗемә
Жанр: роман, повесть, хикәя, поэма
Иҗат итү теле: казакъ
Дебют: «Чоңгылда» повесте (1928)
Премияләр: Социалистик Хезмәт Каһарманы
Бүләкләр: Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены

Казакъстан ССР язучылар берлеге идарәсе рәисе (1956—1962 һәм 1964—1966), СССР Язучылар берлеге секретаре (1959 елдан), 5нче чакырылыш СССР Югары Советы, Казакъстан ССР Югары Советы депутаты.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1906 елның 22 мартында Акмола өлкәсе Петропавел өязе (хәзерге Төньяк Казакъстан өлкәсе Җамбыл районы) Яңаюл авылында туган. Урта Йөзнең кирәй кабиләсе шәйбән ыруыннан.

Туган авылында гарәпчә укырга-язарга өйрәнгәч, 1916 елда ике класслы рус мәктәбенә укырга керә, анда бер ел укый, аннары 2нче дәрәҗә рус мәктәбенә укырга керә, аны 1921 елда тәмамлый.

1923—1926 елларда башта Ырынбурда эшчеләр факультетында, аннары Омск авыл хуҗалыгы институтында укый. Күп еллар төрле газета-журналлар редакторы, Казакъстан Язучылар берлеге идарәсе секретаре һәм беренче секретаре, СССР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып эшли. Шулай ук Казакъстан КП ҮК әгъзасы һәм Казакъстан ССР Югары Советы рәисе була.

Иҗаты үзгәртү

Г. Мөсрепов үзенең әдәби эшчәнлеген 1925 елда башлый. «Чоңгылда» исемле беренче повесте (1928) — 1918-1920 еллардагы Ватандашлар сугышы вакыйгалары турында. 1928 елдан «Жана-Адебиет» исемле әдәби-сәнгать журналында катнаша.

Язучы фронтта сугышмый, әмма фронтовик—язучыларның (мәсәлән, Бабек Булкишевның һ. б.) тыл өчен язган мәкаләләрен, хикәяләрен тәрҗемә итә, үзе дә бу темага язган.

Г. Мөсрепов әсәрләре дөньяның 34 теленә тәрҗемә ителгән. Язучының рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре саны – 295.

Билгеле романнары үзгәртү

  • «Казакъ солдаты» (1949)
  • «Уянган төбәк» (1953)
  • «Аның исеме Улпан» (1974)

Драма әсәрләре үзгәртү

Библиография үзгәртү

  • Тулаган-Толкында, Казгиз, Кзыл-Орда, 1928
  • Журнал «Жана-Адебиет», 1928—1931
  • Красноармейский букварь, Алма-Ата, 1929—1930
  • Букварь для малограмотных, Алма-Ата, 1930
  • Шыгармалар жинагы, 5 томдык, т. 1-2, Алматы, 1972—1973
  • Однажды и на всю жизнь. Избранные повести и рассказы, Алма-Ата, 1968.
  • Избранные произведения в 3 томах.Алматы,1980.

Фильмография үзгәртү

Экранлаштыру үзгәртү

  • 1977 — «Бервакыт һәм бөтен гомергә» — шул исемдәге повесть мотивлары буенча.
  • 1982 — «Кавын» — шул исемдәге хикәя буенча.

Сценарий авторы үзгәртү

  • 1938 — «Амангельды», сценарий авторларының берсе.
  • 1942 — «Боевой киносборник № 12», «Яугир улы» новелласының сценарий авторы.
  • 1950 — «Совет Казакъстаны» (документаль).
  • 1954 — «Мәхәббәт турында поэма», сценарий авторы, халык эпосы мотивлары буенча.
  • 1969 — «Кыз-Ефәк», сценарий авторы, казакъ халык лиро-эпик поэмасы мотивлары буенча.
  • 1972 — «Горизонтлар», сценарий авторларының берсе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

  • Беренче хатыны — Каншайым, бергә озак яшәмиләр, балалары булмый[2].
  • Икенче хатыны — Хөсни Ягъфәрова (? – 1964), Мәскәүдә туган татар кызы, педагогика институтын тәмамлаган. 40 ел (1924—1964) бергә яшиләр.
  • Өченче хатыны — Рәисә Мәҗит кызы Мөхәммәдьярова, әнисе татар, Казакъ ССР атказанган артисты. 8 ел (1964—1972) бергә яшиләр.
  • Дүртенче хатыны — Газизә Бисенова, Мохтар Әвәзовның элекке машинисткасы, Г. Мөсреповның шәхси секретаре, балалары юк.

Ике хатыныннан (икенче һәм өченче) алты кызы туган.

Хәтер үзгәртү

  • 1987 елның маенда Г. Мөсреповның мемориаль музей-йорты ачыла [3].
  • 1999 елның 8 февралендә С. Моканов һәм Г. Мөсреповның дәүләт әдәби-мемориаль музее комплексы оештырыла [3].
  • 2002 елда язучының йөз еллыгына Алматыда бронза һәйкәле ачыла (Аблай-хан проспекты, Г. Мөсрепов исемендәге ТЮЗ каршында).
  • Алматыда бульварга исеме бирелгән.
  • Язучының йөз еллыгына почта маркасы һәм истәлек тәңкәсе чыгарылган.
  • Иртыш елгасындагы теплоходка исеме бирелгән [4][5].

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Язучының чын исеме — Габделгабит, гарәпчәдән «Аллаһының колы» дигәнне аңлата.
  • Язучының борынгы бабалары төрекмән булган[4][6]. Ата-бабалары озын гомерле булган Әнисе – 81, бабасы — 82, бабасының атасы — 89, язучы үзе — 83 ел яшәгән[6].
  • Газета хәбәрчесе, соңыннан язучы булганчы, Габит авыл старшинасында писарь булган, аннары — Таузар волосте хәрби комиссары һәм милиция башлыгы урынбасары булган [6].
  • Барлык китапларын гарәп имләсендә һәм гади каләм белән язган[4][6].
  • Габитның бабасы «Аның исеме Улпан» романындагы Улпан иренең дусты булган [4].
  • Габит Мөсрепов костюмнарын көн саен алыштыра. Чалбарларын үтүкләгәндә хушбуй сиптерергә кирәк булган. Бервакыт Мөсрепов Казакъстан Язучылар берлегенең беренче секретаре булганда үз кабинетын ачык калдыра. Әйләнеп кайтканда, нәкъ үзенеке шикелле макинтош һәм эшләпә кигән бер кешене очрата. Яныннан узганда, аның белән исәнләшә һәм алга таба китә. Габит Алма-Атада, аннан тыш кемнеңдер шундый ук макинтош һәм эшләпә киеп йөрүенә гаҗәпләнә, тик әлеге очраган кеше аның әйберләрен урлап кигән дигән уй башына да килми[4].
  • 1932 елгы коточкыч ачлык вакытында ул Сталинга хат юллый. Хат Казакъстанның ул чактагы крайкомның беренче секретаре Голощекин кулына эләккәч, Мөсреповны «тәрбия максатларында» Кустанай өлкәсенә бер еллык сөргенгә җибәрәләр[4].
  • 1937 елда ул үз тормышын куркыныч астына куеп, милләтчелектә гаепләнгән дусты Бәембәт Майлинны яклаган[4][6].
  • 1950-еллар ахырында Алматыда Кино йортында төп рольдә Жан Габен уйнаган француз фильмын күрсәтәләр. Шуннан соң Габит Мөсреповның дуслары аны «Габен» дип атый башлый. Аңа яңа кушамат бик ошаган[6].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Некролог
  2. ҒАБИТ МҮСІРЕПОВТІҢ «БАРЫ» МЕН «ЖОҒЫ»(үле сылтама)
  3. 3,0 3,1 [http://www.heritagenet.unesco.kz/kz/participant/museum/mus_mukan/history.htm История Государственного литературно-мемориального комплекса]. www.heritagenet.unesco.kz. 2017-05-17 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 10 интересных фактов из жизни Габита Мусрепова - История Казахстана. tarikh.kz. 2017-05-17 тикшерелгән.
  5. ГАБИТ МУСРЕПОВ 2021 елның 26 август көнендә архивланган.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Эрик АУБАКИРОВ. Габит Мусрепов. Малоизвестные факты. www.express-k.kz. әлеге чыганактан 2017-04-20 архивланды. 2017-05-17 тикшерелгән.