Габдуллаһ ибне Гомәр

Габдуллаһ ибне Гомәр, радыйаллаһу ганһу (гар. عبدالله بن عمر بن الخطاب‎‎) (692 нче елда - Һиҗрәттән соң 73 нче елны үлә)- Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең мәшһүр сәхабәсе, Хәлиф Гомәр радыйаллаһу ганһунең улы. Тәкъвалыгы белән аерылып торган. Шулай ук ул иң күп хәдис тапшыручы сәхабәләрнең берсе. Пәйгамбәр саләллаһу галәйһи үәссәләмгә бик тугры булган һәм гел аңа ияргән. Гайшә, радыйаллаһу ганһә, әйтүе буенча, Габдуллаһ ибне Гомәр кебек беркем дә Пәйгамбәр эшләрендә аңа иярмәгән. Мәсәлән, ул, унөч яшьлек яшүсмер вакытында, Өхед сугышында катнашырга теләгән, ләкин мәҗбүриләп өенә кайтарылган. Габдуллаһ, хәдисләр тапшыганда, бик сак эш иткән: һәрбер сүзне исендә калдырган очракта гына хәдисне тапшырган.

Бай кеше, уңышлы сәүдәгәр булуына карамастан, ул бик тыйнак гомер иткән һәм күп иттереп малыннан ярлыларга тараткан.