Габдеррахман ибне Гауф

Габдеррахман ибне Гауф (гар.عبد الرحمن بن عوف الزهري القرشي радыйаллаһу ганһу) - тере вакытында ук җәннәт белән бүләкләнгән 10 сәхабәнең һәм беренче сигез мөселманның берсе. Ул исламны Әбу Бәкердән ике көн соңрак кабул итә.

Габдеррахман ибне Гауф радыйаллаһу ганһу Фил елыннан 10 яки 20 елдан соң туа. Исламгача чорда ук күркәм холкы һәм исерткеч эчмәгәнлеге белән аерылып торган. Ислам кабул иткәч, беренче мөселманнар кебек үк, зур сынаулар аша үтә. Мөшрикләрнең басымы нәтиҗәсенлә, башка мөселманнар белән бергә Хәбәшстанга күчә. Ә аннары Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм аны Мәдинәдә Сәгъд ибнер-Рабига әл-Әнсари белән туганлаштыра. Сәгъд аңа малын бүлергә тәкъдим итә, ләкин Габдерахман ибне Гауф радыйаллаһу ганһу баш тарта.

Ул уңышлы сәүдәгәр була - Мәдинәгә килгәч, кыска гына вакыт эчендә мәхергә җитәрлек мал туплый һәм өйләнә. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм аңа дога кылгач, Габдеррахман ибне Гауф әйткән: «Дөнья үзе миңа ыргылды, хәтта, ташны күтәрсәм дә, аның астынан алтын яки көмеш табармын кебек тоела иде». Ул Аллаһ ризалыгы өчен бик күп акча иганә итүче була.

Ул Бәдер сугышында катнаша, Өхед сугышында, мөселманнар чигенә башлагач, түземлелек күрсәтә. Бәрелештән соң аның тәнендә 20 дән артык яра була, шуларның кайсылары хәтта кул сыярлык зурлыкта була. Ул үзенең малын ислам өчен җәлләмәгән. Бервакыт, Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм, хәрби походка гаскәр туплаган вакытта, Габдеррахман ибне Гауф 4 мең акчасының яртысын бу эшкә бирә. Табукка яуга әзерләнгәндә, ул бөтен акчасын - 200 унция алтынны - тапшыра.

Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм үлеменнән соң, ул аның хатыннарына ярдәм итеп торган, аларның опекунына әйләнгән.

Габдеррахман ибне Гауф радыйаллаһу ганһуҺиҗрәтнең 32 нче елында, 75 яшендә үлә һәм әл-Бәкыйга зирәтенә күмелә. Аның өстенән намазны Госман ибне Гаффән укый.

Шулай ук кара үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Исхак.ру(үле сылтама)