Вәхандәрья (фар. وخان‌دریا, таҗ. Вахондарё) — Әфганстанның төньяк-көнчыгышындагы елга, Амудәрьяның бер кушылдыгы. Әфганстан һәм Таҗикстан чиге янында Памир елгасы белән кушылып Пәнеҗ елгасы хасил итәләр. Озынлыгы 220 км. Памир көньяк читендә Вревский бозлыгыннан башлана; Каракия елгасы кушылуга кадәр Вәхҗир (фар. وخجیر) исеме йөртә. Вәхан сырты һәм Һиндукуш арасындагы тирән үзәндә ага.