Вәкил Тимерханов

фирка эшлеклесе

Вәкил Тимерханов, Вәкил Мөхәммәт (Мөхәммәтша[1]) улы Тимерханов (1907 елның 28 мае, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Олы Карамалы1988 елның 22 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Лесхоз бистәсе) ― фирка-хуҗалык эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан гвардия майоры, политрук, 1940―1941 елларда КПССның Сарман, 1946―1947 елларда Әгерҗе райкомнарының беренче секретаре. Генерал-майор Дамир Тимерхановның әтисе.

Вәкил Тимерханов
Туган телдә исем Вәкил Мөхәммәт улы Тимерханов
Туган 28 май 1907(1907-05-28)
РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Олы Карамалы
Үлгән 22 октябрь 1988(1988-10-22) (81 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Лесхоз
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре фирка эшлеклесе
Җефет Гөлҗамал (Заһидуллина)
Балалар уллары Дамир,
Илдус,
Роберт
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1907 елның 28 маенда Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Олы Карамалы авылында туган. 1930 елга кадәр туган авылында үз хуҗалыгында эшли. Яшьтән үк комсомол ячейкалары эшен башлап йөри. 1930-1933 елларда Казанда өлкә совет партия мәктәбендә укый.

Хезмәт юлы үзгәртү

1933-1935 елларда ВЛКСМның Биләр райкомы секретаре.

1935-1938 елларда ВЛКСМның Сарман райкомы секретаре.

1938-1940 елларда КПССның Сарман райкомының икенче, 1940-1941 елларда беренче секретаре.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

Бөек Ватан сугышын Ленинградта сәяси җитәкчеләр әзерләүче ел ярымлык мәктәптә каршылый. Ленинград шәһәре Октябрь район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Фронт юлын башыннан ахырына кадәр В. И. Чапаев исемендәге дивизия составында парткомиссиянең җаваплы секретаре вазифасында үтә. Румынияне, Маҗарстанны, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1946 елның августында демобилизацияләнгән [2].

Сугыштан соң үзгәртү

1946-1947 елларда КПССның Әгерҗе райкомының беренче секретаре.

1947-1949 елларда Казанда икееллык партия мәктәбендә укый.

1949-1954 елларда Саба районы Шәмәрдән урман хуҗалыгы директорының сәяси эшләр буенча урынбасары.

1954-1955 елларда Сарман районы Карамалы МТСы партия оешмасы секретаре.

1955-1958 елларда утызмеңчеләр арасында Сарман районы Максим Горький исемендәге күмәк хуҗалыгының рәисе, 1958-1959 елларда шул ук колхозда партия оешмасы секретаре.

1959 елдан, авыруы сәбәпле, Саба районына күчеп китә һәм Саба леспромхозында эшләвен дәвам итә.

1988 елның 22 октябрендә вафат. Лесхоз бистәсендә җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гөлҗамал Заһидуллина (1905―1979), Арча районыннан. 1928 елда Мәскәүдә авыл советы рәисләре укуында була һәм Н. К. Крупская белән бергәләп фотога төшә.
Балалары: өлкән улы – генерал-майор Дамир Тимерханов (1935—2009). Уртанчы улы – Илдус, Казан авиация институтын тәмамлаган, Кировта инженер булып эшли. Төпчек улы – Роберт, Казан химия-технология институтын тәмамлаган, Мәскәүдә эшли.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү