Вәзир (ферзь; Юникод: ♕♛) — иң көчле шахмат фигурасы. Вәзирнең материаль кыйммәтлеге 8-9 пешкага тиң дип санала. Шулай итеп ул көче буенча тура һәм җиңел ташлардан көчлерәк, ике турадан көчсезрәк һәм якынча өч җиңел фигурага тиң. Уен башында ак вәзир d1, ә кара вәзир d8 шакмагында тора.

Шахмат фигуралары
Шаһ
Вәзир
Тура
Фил
Ат
Пешка

Вәзир белән йөрү тәртибе үзгәртү

Юлында бернинди таш тормаган очракта вәзир тура һәм фил йөрү мөмкинлекләрен берләштереп горизонталь, вертикаль һәм диагональ буенча һәрбер кырга күчә ала.

Шахмат тактасының үзәк шакмакларында торганда вәзир бер юлы 27 кырга һөҗүм ясап торырга мөмкин, тактаның почмагында – 21 кырга.

 
 
               
               
               
               
               
               
               
               
 
 
Вәзирнең йөрү мөмкинлекләре.

Шахмат уенының XI-XII гасырда кулланган кагыйдәләре буенча вәзир горизонталь, вертикаль һәм диагональ юнәлешендә бары бер кырга гына йөри алган.

Вәзир шахмат партиясендә үзгәртү

Һәрбер уенчы партияне бер вәзир белән башлый. Уен башында вәзирләр d1 һәм d8 шакмакларында урнаштырылалар (үзенең төсендәге кырга).

Уенның дебют өлешендә вәзирне сирәк һәм сак кулланырга кирәк, чөнки аның белән көндәш кырларында актив ияреп, аны оттыру ихтималы зур. Вәзир үзенең мөмкинлекләрен миттельшпильдә һәм эндшпильдә күрсәтә.

Уен ахырында уенчының дөрес уйнавына карап шаһ белән вәзир шаһка һәм җиңел фигурага каршы уйнаганда гел ота, дип санала, шаһка һәм турага каршы уйнаганда — гел диярлек ота, шаһка һәм ике җиңел фигурага, шаһка, турага һәм пешкага – күпчелек очракларда ота. Моннан тыш эндшпильдә төп мәсьәлә булып пешканы соңгы горизонтальгә җиткереп вәзиргә әйләндерү тора. Моны булдыра алу, гадәттә, җиңүгә китерә.

Вәзир шахмат мәсьәләләрендә үзгәртү

 
 
               
               
               
               
               
               
               
               
 
 
Сигез вәзир мәсьәләсенең чишү юлларының берсе.

Вәзирне бик күп шахмат мәсьәләрендә очратып була. Шуларның берсе — сигез вәзир мәсьәләсе. Мәсьәләнең төп максаты — шахмат тактасына бер берсенә һөҗүм иттермичә 8 вәзирне урнаштыру. Бу мәсьәләнең математик ысул кулланып 92 чишелеш юлы билгеләнгән.

Сигез вәзир мәсьәләсенең бер чишү мисалы.

Этимология үзгәртү

Вәзир төшенчәсе татар теленә фарсы теленнән күчкән, ул «киңәшче», «шаһ ярдәмчесе», дип тәрҗемә ителә.

Күпчелек көнбатыш телләрдә (шул исәптән, рус сөйләмендә дә) вәзир шаһинә (королева) дип атала (ингл. Queen). Моны аңлаткан версияләрнең берсе — XV гасыр ахырында Испания патшасы Кастилия Изабелласы җитәкчелегендә патша хакимиятенең нык көчәюе.