Вортекс кератопатиясе

Вортекс кератопатиясе (таралгылы мөгезкатлау) мөгезкатлау эпителиенда өермә сыман утырмалар булу белән сыйфатлана.

Вортекс кератопатиясе
 Вортекс кератопатиясе Викиҗыентыкта

1. Билгеләре (барлыкка килү буенча).

• Мөгезкатлау эпителиеның аскы өлешендә ике яклы, нәфис соры яки алтын-коңгырт томанланулар.

• Мәче мыекларына һәм күбрәк таралган Һудсон-Стаһли сызыкларына охшаган бормалы ятма сызыклар.

• Бәбәктән бераз астарак башланып, бөтеркәләр белән тышкы якка акка кадәр таралган өермәгә охшаган рәсем. (рәс.22.1а).

NB Депозитлары күрү күчәрендә урнаша ала, ләкин күрү үткенлеге кимеми; кайбер авырулар яктылык чыганаклары тирәсендә боҗра күрә ала.

2. Сәбәпләре

а) антималярия препаратлары (хлорохин һәм гидроксихлорохин) еш сәбәбе санала. Ретинопатиядән аермалы буларак, (алга таба кара) кератопатия дозасына яки дәвалау дәвамлыгына бәйле түгел. Гадәттә, терапия туктатылганнан соң яисә дәвамлы дәвалау барышында үзгәрешләр юкка чыга.

б) амиодарон.Барлык авыруларда диярлек үсеш алган кератопатия препарат туктатылганнан соң кире кайта. Доза зуррак һәм препаратны кабул итү вакыты дәвамлырак булса, мөгезкатлаудагы утырмалар күбрәк күренә. Башка агулану күренешләренә ясмыкның алгы капсуласы астында утырмалар һәм оптик нейропатия керә (алга таба кара).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.