Владимир Франц (чех. Vladimír Franz) — чех рәссамы, композиторы, Праһа сәнгать академиясе мөгаллиме, публицист[2]

Владимир Франц
Туган 25 май 1959(1959-05-25) (64 яшь)
Праһа
Ватандашлыгы Чехия
Әлма-матер юридический факультет Карлова университета[d]
Һөнәре рәссам, композитор, мөгаллим
Өйдәш Ida Saudková[d][1]
Гыйльми дәрәҗә: профессор
Сайт franz.wz.cz

 Владимир Франц Викиҗыентыкта

2013 елда Чехия президенты сайлауларында рәсми кандидат.[3][4][5].

Биография үзгәртү

 
Владимир Франц

1959 елның 25 маенда   Прагада инженер-электрик һәм медицина туташы гаиләсендә туа.

Карлов университетында юридик факультет тәмамлый. Тик беркайчан да юридик эш белән шөгыльләнми, гелсәнгатькә тартыла. 80нче елларда «Кытка» театрын оештыручылардан була.

1996—2000 елларда академик сенат рәисе була. 2000 елдан - профессор[6]. Бүгенге көндә театр факультеты укытучысы.

Алты тапкыр (1998, 2000, 2002, 2005, 2006, 2007) Альфред Радок (ингл. Alfred Radok Awards) премиясе иясе була[7].

Францның тәне 90 %ка татуировка һәм пирсинг белән капланган. Халыкта ул «Фантомас» яки «Аватар» булып танылган[8].

2013 елгы Чхия президенты сайлауларныда катнашмакчы була, әмма тиешле тавыш җыя алмыйча, беренче турда ук төшеп кала. Аның сайлау алды программасы яшьләргә исәпләнгән була, сайлау алдыннан ул марихуананы легальләштерергә сүз биргән була[8].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү