Владимир Петров (1953)

Петров Владимир Васильевич — хәрби хезмәткәр, полковник.

Кыскача биографиясе үзгәртү

1953 елның 12 мартында Чепья авылында илебезгә бик күп хәрбиләр биргән  Василий һәм Ольга  Петровлар гаиләсендә туган. 1970 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Ярославль шәһәрендәге Югары хәрби-финанс училищесына укырга керә. 1976 елда училищены тәмамлап Германия Демократик Республикасындагы совет гаскәрләре группасы составында разведка батальонының финанс подразделениесенә җитәкчелек итә башлый.

Хәрби өлкәдә хезмәте үзгәртү

1981-1987 елларда Урта Азия хәрби округында полк  финанс хезмәтен җитәкли. 1987-1990 елларда шунда ук ремонт-төзәтү базасы идарәсендә финанс хезмәте җитәкчесе. В.Петров 1990-1992 елларда Алматадагы 40-армия штабының финанс бүлеге командиры була, ә 1992 елдан, Казахстан Республикасы бәйсез дәүләт статусы алгач, Казахстан Республикасы Кораллы көчләре Генераль штабының финанс бүлеге начальнигы итеп билгеләнә. 1996 елдан— Казахстан Республикасы Оборона министрлыгының финанс хезмәте командиры.

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

В.В.Петров күп медальләр, шул исәптән «СССР Кораллы көчләрендә бик яхшы хезмәт иткән өчен» медаленең тулы өч дәрәҗәсе кавалеры.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006

Балтач энциклопедиясе, II том, 2010