Владимир Мерзляков

Владимир Мерзляков (23 март 1949 ел) — нефть сәнәгате ветераны. 1990 елның 11 октябрендә БАССРның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты, Экология, табигый ресурсларны рациональ файдалану буенча комиссия әгъзасы.

Владимир Мерзляков
Туган 23 март 1949(1949-03-23) (75 яшь)
Айбүләк, Байгузинский сельсовет[d], Яңавыл районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты

Биографиясе үзгәртү

Владимир Филиппович Мерзляков 1949 елның 23 мартында Башкорт АССРның Яңавыл районы Айбүләк авылында туган.

Милләте рус, югары белемле — 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1966 елда «Арланнефть» нефть промыселы идарәсендә оператор булып башлый. Казан дәүләт университетын тамамлагач, Совет Армиясе сафларында офицер булып хезмәт итә.

1974-1987 елларны «Арланнефть» нефть һәм газ табу идарәсендә өлкән инженер, өлкән геолог, фәнни-тикшерү һәм җитештерү цехы начальнигы булып эшли, аннары идарәдә партком секретаре итеп сайлана.

1987 елдан «Аксаковнефть» нефть һәм газ табу идарәсендә башлык вазыйфасында эшли.[1]

Бәләбәй шәһәре 73-нче Приют сайлау округы буенча Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының экология, табигый ресурсларны рациональ файдалану буенча комиссия әгъзасы.[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • БАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр үзгәртү

  1. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.УДК 930 ISBN 5-8258-0204-5
  2. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 34

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104.

Сылтамалар үзгәртү

  • Мерзляков Владимир Филиппович // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 22 март 2021)
  • 12 созыв (БАССР)