Владимир Макей

беларус сәясәтчесе

Владимир Макей, Владимир Владимир улы Макей (белар. Уладзімір Уладзіміравіч Макей, 1958 елның 5 августы, СССР, Белоруссия ССР, Гродно өлкәсе, Карэличы районы, Некрашэвичы2022 елның 26 ноябре, Беларусь, Минск) [1] ― беларус дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Беларусиянең тышкы эшләр министры (2012―2022), Беларусь Республикасы Президенты Администрациясе башлыгы (2008―2012).

Владимир Макей
7нче Беларусия Республикасы
тышкы эшләр министры
Вазыйфада
2012 ел – 2022 ел
Беларусь Республикасы Президенты
Администрациясе башлыгы
Вазыйфада
2008 ел – 2012 ел
Туган 5 август 1958(1958-08-05)
СССР, Белоруссия ССР, Гродно өлкәсе, Карэличы районы, Некрашэвичы
Үлгән 26 ноябрь 2022(2022-11-26) (64 яшь)
Беларусия, Минск
Җефет Вера Александровна Полякова-Макей[d]
Белем Минск дәүләт лингвистика университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 5 августында Гродно өлкәсе Карэличы районы Некрашэвичы авылында туган. Минск дәүләт чит телләр педагогия институтын (1993 елдан Минск дәүләт лингвистика университеты) тәмамлаган (1980), Совет Армиясендә хезмәт иткән (1980—1992), запастагы полковник.[2]. Австрия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясендә укыган (1992―1993). Беларус һәм рус телләреннән тыш, Макей инглиз, шулай ук алман телләрен белгән.[3]

1993-2000 елларда дипломатик хезмәттә ― Беларусия Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм гуманитар хезмәттәшлек идарәсенең өченче секретаре, анализ һәм фаразлау бүлегенең икенче секретаре, Тышкы эшләр министрлыгы секретариатының икенче секретаре (1993―1995), Тышкы эшләр министрлыгының Дәүләт протокол хезмәте башлыгы урынбасары (1995―1996), Беларусиянең Европа Советы каршындагы вәкиле, Беларусь Республикасының Франциядәге илчелеге киңәшчесе (1996―1999), Тышкы эшләр министрлыгының гомумаурупа хезмәттәшлеге идарәсе башлыгы (1999―2000) булып эшләгән.

2000―2008 елларда Беларусь Республикасы Президенты ярдәмчесе булып эшләгән. 2008 елның 15 июлендә Беларусь Республикасы Президенты Администрациясе башлыгы, 2012 елның 20 августында Беларусь Республикасы Тышкы эшләр министры итеп билгеләнә.[4] 2013 елда Макейдан 2010 елгы сайлаулар һәм протестлардан соң аңа каршы кертелгән Европа Советы санкцияләренең бер өлеше кире алынган. 2020 елның 4 июнендә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко ил хөкүмәтен отставкага җибәргәндә, Владимир Макейның вәкаләтләрен озайта һәм аны республиканың тышкы сәяси ведомство башлыгы вазифасында саклап кала.[5]

2020 елның августында, президент сайлаулары һәм массакүләм протестлар башланганнан соң, Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җыелышында Макей, дәүләт сәясәте белән риза булмаган һәркем эштән китәргә тиеш, дип белдергән.[6] 2020 елның ноябрендә ул Европа Советы белән хезмәттәшлекне туктатырга әзерлеге турында белдерә[7], ә элегрәк, санкцияләр кертелгән очракта, Евросоюз белән дипломатик мөнәсәбәтләрне тулысынча өзәргә әзер булуын ассызыклый.[8] 2021 елның гыйнварында Макей чит ил дипломатларын «протест акцияләрендә катнашырга өндәүдә һәм аларны «дәүләткә каршы конкрет юнәлештәге» мәгълүмат урнаштыруда» гаепли, мондый төр фактларга бик конкрет һәм катгый бәя бирергә сүз бирә.[9] 2021 елның апрелендә, санкцияләрне катгыйландыру [Беларусиянең] гражданлык җәмгыяте яшәүдән туктатачак, дип игълан итә.[10] 2021 елның февралендә Беларусь Республикасының элеккеге мәдәният министры һәм Франциядәге илчесе Павел Латушко Макейны икейөзлелектә гаепләп чыга, моңа кадәр ул Көнбатыш Европа һәм Америка дипломатлары белән мөнәсәбәтләр урнаштырганда, Россиягә каршы карашларын белдерсә, 2020 елгы сайлаулардан соң ул капма-каршы, Россия яклы карашларда тора башлаган һәм шуның белән Беларусиянең суверенитетын юкка чыгу факты алдына куйган.[11]

2022 елның июнендә Владимир Макейга каршы Канада санкцияләре көченә кергән.[12]

2022 елның 26 ноябрендә кинәт вафат булган. Үлем сәбәбе ― миокард инфаркты.[13]

Гаилә хәле үзгәртү

Владимир Макейның беренче хатыны Маргарита исемле булган. Икенче никахта актриса Вера Поляковага өйләнгән.[14]
Балалары: беренче никахтан өлкән улы Виталий, дипломатик хезмәттә.[15]
Улы-Артем, кызы-Мария.[16]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Умер министр иностранных дел Беларуси Владимир Макей (2022-11-26).
  2. Министр и заместители Министра иностранных дел Республики Беларусь.
  3. Макей, Владимир Владимирович - ПЕРСОНА ТАСС.
  4. Лукашенко уволил главу МИДа.
  5. Лукашенко сохранил за Макеем пост главы МИД Белоруссии. www.kommersant.ru (2020-06-04). 2020-06-06 тикшерелгән.
  6. Два сотрудника МИД Белоруссии поддержали протестующих.
  7. Макей: Беларусь готова прекратить любое сотрудничество с Советом Европы.
  8. Макей пригрозил разрывом дипотношений в качестве крайней меры при введении Евросоюзом санкций. әлеге чыганактан 2020-11-28 архивланды. 2022-11-26 тикшерелгән.
  9. Макей: некоторые послы стран ЕС в Беларуси размещают посты конкретной антигосударственной направленности. әлеге чыганактан 2021-04-17 архивланды. 2022-11-26 тикшерелгән.
  10. Макей считает, что из-за санкций гражданское общество перестанет существовать
  11. Латушко: Неоднократно присутствовал на переговорах, когда Макей говорил об угрозах со стороны России. әлеге чыганактан 2021-04-17 архивланды. 2022-11-26 тикшерелгән.
  12. Regulations Amending the Special Economic Measures (Belarus) Regulations. Кабинет министров Канады (2022-06-24).(үле сылтама)
  13. СМИ: причиной смерти Макея стал инфаркт
  14. "Главную роль я уже сыграла — стала мамой и женой". Как прошёл творческий вечер супруги главы МИД. TUT.BY (2018-04-11). әлеге чыганактан 2019-01-24 архивланды. 2019-01-23 тикшерелгән.
  15. "Сын Владимира Макея раскритиковал заявление МИД, адресованное США. Сам Макей написал про «конституционное большинство»". TUT.BY (2021-03-27). әлеге чыганактан 2021-03-27 архивланды. 2021-04-01 тикшерелгән.
  16. Где живут и чем занимаются дети белорусских топ-чиновников.
  17. Указ Прэзідэнта Рэспублікі Беларусь ад 1 сакавіка 2006 года № 136 «Аб узнагароджаннi работнікаў, якія ўнеслi найбольш значны ўклад у сацыяльна-эканамічнае развіццё рэспублікi ў 2001—2005 гадах, дзяржаўнымi ўзнагародамi Рэспублікi Беларусь» 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.(белор.)
  18. Указ Прэзідэнта Рэспублікі Беларусь ад 26 лістапада 2018 года № 462 «Аб узнагароджанні» 2021 елның 7 май көнендә архивланган.(белор.)

Сылтамалар үзгәртү