Владимир Богоявленский

Владимир Богоявленский (18 март 1931(1931-03-18), Шостка, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР6 май 2012(2012-05-06)[1] (81 яшь), Казан, Россия) — терапевт, медицина фәннәре докторы (1972), профессор (1972), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1976). 1964-1983 һәм 1988-2012 елларда КДМУда, 1 нче санлы госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире (1970-1983), проректор (1972-1983), 2 нче санлы терапия кафедрасы мөдире (1988-?). Бер үк вакытта «Казанский медицинский журнал»да: мөхәррирләр коллегиясе әгъзасы, җаваплы сәркәтип (1967-1983), баш мөхәррир урынбасары (1991-2010). 1983-1987 елларда Әстерхан медицина институты директоры. Хезмәтләре атеросклероз, аның катлаулануына диагноз куюга, дәвалауга, профилактика үткәрүгә карый.[3]

Владимир Богоявленский
Туган 18 март 1931(1931-03-18)
Шостка, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 6 май 2012(2012-05-06)[1] (81 яшь)
Казан, Россия
Күмү урыны Арча зираты[2]
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Ата-ана
Кардәшләр Александр Богоявленски

Искәрмәләр үзгәртү