Виталий Яковлевич Вульф (1930 елның 23 мае, Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ2011 елның 13 марты, Мәскәү, Россия) — совет һәм Россия сәнгать белгече, театр белгече, киновед һәм әдәбият белгече, тәрҗемәче, тәнкыйтьче, публицист. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1998). «Минем көмеш шарым» программасының авторы һәм алып баручысы. Юридик фәннәр кандидаты, тарих фәннәре докторы.

Виталий Вульф
Туган 23 май 1930(1930-05-23)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 13 март 2011(2011-03-13)[1] (80 яшь)
Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе простата яман шеше
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм МДУның юридик факультеты[d]
Һөнәре историк культуры, тәрҗемәче, сценаричы, театральный критик, телеалыпбаручы, сәнгать белгече, кинокритик, тиятыр белгече
Эш бирүче Нью-Йорк университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] һәм юридик фәннәр нәмзәте[d]

 Виталий Вульф Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1930 елның 23 маенда Бакыда туган, аның сүзләре буенча — 1932 елда[2]. Әтисе Яков Сергеевич Вульф Бакыда танылган адвокат була (1956 елның гыйнварында вафат була). Вульфның әнисе Елена Львовна Беленькая Азәрбайҗан дәүләт университетын тәмамлаган һәм рус теле укытучысы булган, 1974 елда вафат булган.

Виталий Вульф ГИТИСка керергә хыялланган. Әмма әтисе аның «җитди» белем алуын таләп иткән[3]. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң Виталий Вульф Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә.

Виталий Вульф университетны тәмамлагач, дүрт тапкыр аспирантурага укырга керергә теләгән[4]. 1957 елда Вульф аспирант була. Адвокатурада эшли. 1961 елда ул Бөтенроссия юридик фәннәр институтында «Совет җинаять процессында исбатлау бурычы» дигән темага юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Виталий Вульф бу вакытта театр белән кызыксына, ул көн саен диярлек МХАТ, Кече театр, театр, Вахтангов исемендәге театр, Маяковский исемендәге театр спектакльләренә йөри.

1962 елдан Виталий Вульфның «Современник» театрының күп кенә эшлеклеләре белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаша. Ул Олег Ефремов, Галина Волчек белән аралаша, ә театр директоры Леонид Эрман белән алар якын дусларга әйләнәләр. Театрның күп кенә эшлеклеләре белән очрашулардан алган хис-кичерешләре Вульф үз китапларында, мәкаләләрендә, эссе һәм телевизион тапшыруларында куллана.

1967 елдан 1997 елга кадәр Виталий Вульф ССРБ Фәннәр академиясе халыкара эш хәрәкәте институтында (1991 елдан соң — Россия фәннәр академиясе чагыштырма политология институты) эшли. Ул Көнбатыш илләрендәге яшьләр аңын өйрәнгән. Шул ук вакытта ул Америка театры белән шөгыльләнә башлый. 1989 елда ул «Америка культурасында иҗтимагый-сәяси каршылыкларны һәм иҗтимагый хәрәкәтләрне чагылдыру» темасы буенча тарих фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый[5].

1970 елларда Виталий Вульф матбугатта театр һәм театр эшлеклеләре турында мәкаләләр һәм китаплар бастыра башлый. 1982 елда Вульфның «Бродвейдан бераз читкә, 1970 еллар» дигән беренче китабы чыга («АКШның театр тормышы турында очерк, һәм аның турында гына түгел»).

1972 елдан Виталий Вульф инглиз-америка драматургиясен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Ул Юҗин О'Нил, Эдвард Олби, Сомерсет Моэм, Теннесси Уильямс пьесаларын тәрҗемә итә. Вульф тәрҗемә иткән пьесалар МХАТ, Маяковский исемендәге театр, Моссовет исемендәге театр, «Современник» театры, Кече театр, Н. В. Гоголь исемендәге Мәскәү драма театры сәхнәләрендә күрсәтелә. Барлыгы Вульф 40лап пьеса тәрҗемә иткән, аларның күбесе дусты Александр Чеботарь белән берлектә эшләнгән.

1990 елдан Виталий Вульф телевидение тапшыруларын алып бара башлый; беренче тапшыруы — актриса Мария Бабанова турында.

1992 елда Виталий Вульф АКШка китә, анда ике ел Нью-Йорк университетының театр факультетында укыта. Ул «Чехов һәм театр», «Рус драматургиясе тарихы», «Сталин һәм театр» темаларына лекцияләр укый.

1994 елдан телевидениедә Виталий Вульфның «Көмеш шар» (2003 елдан — «Минем көмеш шарым») авторлык программасы чыга башлый. «Влад Листьев. Пристрастный реквием» китабында тапшыруының Владислав Листьев һәм Альбина Назимова инициативасы буенча барлыкка килүе турында сөйләнә[6]. Тапшыруның беренче геройлары — актёрлар һәм язучылар, соңрак сәяси эшлеклеләр дә тапшыруның геройлары булалар. Виталий Вульф үз тапшыруларында Марлен Дитрих, Грета Гарбо, Франсуаза Саган, Уинстон Черчилль, Франклин Рузвельт, Шарль де Голль, Ольга Чехова, Алла Тарасова, Ангелина Степанова, Александр Фадеев, Максим Горький, Марина Цветаева, Мария Миронова, Ив Монтан, Олег Ефремов, Марина Ладынина, Людмила Целиковская, Екатерина Фурцева, Татьяна Доронина, Валентина Караваева, Юрий Григорович, Валентин Гафт, Алексей Серебряков, Даниил Страхов турында, Ниццада рус эмиграциясе турында сөйли.

Виталий Вульф Россия Театр әһелләре берлеге әгъзасы була.

2001 елдан алып 2003 елга кадәр Серафима Чеботарь белән берлектә Виталий Вульф «L'Officiel» журналының рус телендәге чыгарылышында «Кумирлар. Легендалар» рубрикасын алып бара; 2005 елдан алар үткән көннәрнең күренекле кешеләре турында җиде биографик җыентык чыгарганнар. 2007 елның 21 ноябреннән Виталий Вульф «Культура» (ВГТРК) радиосының баш мөхәррире була.

Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән.

2011 елның 15 февралендә Виталий Вульф Боткин исемендәге хастаханәгә салына. 11 мартта аның хәле начарлана һәм ул реанимация бүлегенә күчерелә. 13 мартта 81 яшендә вафат була[7]. 16 мартта Троекуров зираты җирләнә[8]. 2012 елның 30 сентябрендә кабердә А. Боровский эшләгән һәйкәл ачыла.

Бүләкләр үзгәртү

  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2010 елның 14 марты) — Ватан мәдәнияты һәм телерадиотапшырулар үсешенә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[9];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2006 елның 27 ноябре) — Ватан телерадиотапшырулар үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[10];
  • Почёт ордены (2003 елның 19 мае) — мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[11];
  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1998 елның 26 гыйнвары) — сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен[12];
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2005 елның 23 мае) — мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[13];
  • ТЭФИ Милли премиясе лауреаты.

Библиография үзгәртү

  • Вульф В. От Бродвея немного в сторону: Очерки о театральной жизни США, и не только о ней, 70-е годы. — М.: Искусство, 1982.
  • Вульф В. А. И. Степанова — актриса Художественного театра. — М.: Искусство, 1985.
  • Письма. Николай Эрдман. Ангелина Степанова / Составитель и редактор В. Вульф. — М.: Иван-Пресс, 1995.
  • Вульф В. Идолы, «звёзды», люди. — М.: Искусство, 1995.
  • Вульф В. Звёзды трудной судьбы. — М.: Знание, 1997.
  • Вульф В. Театральный дождь. — М.: Знание, 1998.
  • Вульф В. Серебряный шар. Преодоление себя. Драмы за сценой. — М.: Авантитул; Олма-Пресс, 2003.
  • Вульф В., Чеботарь С. Женское лицо России. — М.: Эксмо, Яуза, 2005.
  • Вульф В., Чеботарь С. Женское лицо Запада. — М.: Яуза, 2006.
  • Вульф В., Чеботарь С. Музы и жёны. — М.: Эксмо; Яуза, 2006.
  • Вульф В., Чеботарь С. Великие женщины XX века. — М.: Эксмо; Яуза, 2009.
  • Вульф В., Чеботарь С. Кумиры XX века. — М.: Текстура-пресс; Эксмо; Яуза; 2009.
  • Вульф В., Чеботарь С. Великие имена XX века. — М.: Текстура-пресс; Эксмо; Яуза, 2010.
  • Вульф В., Чеботарь С. Женщины, изменившие мир. — М.: Эксмо, 2010.
  • Вульф В., Чеботарь С. Женщины-легенды: Они покорили мир. — М.: Эксмо, 2011.
  • Вульф В., Чеботарь С., Дегтярёва В. Неотразимые женщины. — М.: Текстура-пресс; Эксмо; Яуза, 2011.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://web.archive.org/web/20110511022937/http://premier.gov.ru/eng/events/messages/14440/
  2. Белый А. (23 мая 2002). Виталий Вульф «состарил» себя на два года, чтобы поступить в институт. Общество. «Комсомольская правда». әлеге чыганактан 2013-03-10 архивланды. 2013-03-02 тикшерелгән.
  3. Интервью Виталия Вульфа// Jewish.ru 2011 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.
  4. Скончался ведущий «Моего серебряного шара» Виталий Вульф // kp.md
  5. Российская государственная библиотека. Электронный каталог. Запись № 906.
  6. Влад Листьев — чужой среди своих // kp.ru
  7. Виталий Вульф будет похоронен на Троекуровском кладбище // izvestia.ru
  8. Похороны Виталия Вульфа назначены на 16 марта // РосБизнесКонсалтинг
  9. Указ Президента российской Федерации от 14 марта 2010 года № 309 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ III степени Вульфа В. Я.». әлеге чыганактан 2018-05-24 архивланды. 2018-05-23 тикшерелгән.
  10. Указ Президента российской Федерации от 27 ноября 2006 года № 1316 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  11. Указ Президента Российской Федерации от 19 мая 2003 года № 537 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». әлеге чыганактан 2018-05-24 архивланды. 2018-05-23 тикшерелгән.
  12. Указ Президента Российской Федерации от 26 января 1998 года № 80 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2010 елның 26 декабрь көнендә архивланган.
  13. Распоряжение Президента Российской Федерации от 23 мая 2005 года № 217-рп «О поощрении Вульфа В. Я.». әлеге чыганактан 2018-05-24 архивланды. 2018-05-23 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү