Виктор Фёдорович Семёнов (1896 елның 28 апреле, Казан1973 елның 11 марты, Мәскәү) — совет тарихчысы, Көнбатыш Аурупаның иҗтимагый-сәяси тарихы буенча белгеч. Тарих фәннәре докторы (1941), В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институты профессоры.

Виктор Семёнов
Туган 28 апрель 1896(1896-04-28)
Казан, Россия империясе
Үлгән 11 март 1973(1973-03-11) (76 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре тарихчы, университет профессоры
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Виктор Семёнов 1896 елның 28 апрелендә Казанда туа. 1917 елда Сембер рухи семинариясен, 1921 елда Казан университетын тәмамлый. 1924—1929 елларда Беренче Мәскәү дәүләт университеты каршындагы эш факультетында тарих укытучысы булып эшли, бер үк вакытта РАНИОН Тарих институты аспирантурасында укый. Марксизм-ленинизм институты хезмәткәре (1929—1943), К. Маркс һәм Ф. Энгельс иншаларының беренче басмасының 10-12 һәм 26 томы тәрҗемәләрен төзәтү һәм бастыруга әзерлек буенча эш башкарган.

1935 елдан К. Либкнехт исемендәге Мәскәү индустриаль-педагогика институтында, ә аннары В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институтында (МДПИ) укыта. «XVI гасыр Англиядә крестьян хәрәкәтләре һәм огораживание» докторлык диссертациясен яклый. 1945 елдан башлап МДПИның Урта гасырлар (Борынгы дөнья һәм урта гасырлар) тарихы кафедрасын җитәкли, тарих факультеты деканы (1945—1948)[1].

ССРБ Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгы каршындагы гасыр тарихы буенча эксперт комиссиясе, ССРБ Мәгариф министрлыгы каршындагы Фәнни-методик совет, ССРБ Мәгариф министрлыгы каршындагы югары уку йортының укыту-педагогик һәм тарихи комиссиясе әгъзасы.

Урта гасыр һәм иртә яңа чор тарихы буенча уку һәм укыту-методик кулланмалар авторы. XVI—XVII гасырларда Англиянең социаль-икътисади тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Төп хезмәтләр үзгәртү

  • Огораживания и крестьянские движения в Англии XVI в. М., 1949;
  • Пауперизм в Англии XVI в. и законодательство Тюдоров по вопросу о пауперах // Средние века. Вып. 6. М., 1953;
  • Раннее капиталистическое фермерство в Англии XVI — первой половины XVII века // Генезис капитализма в промышленности и сельском хозяйстве. М., 1965.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Профессор В.П. Митрофанов принял участие в IX Всероссийской научной конференция памяти В. Ф. Семёнова 2019 елның 21 август көнендә архивланган. // Пензенский государственный университет, 11.12.2013

Сылтамалар үзгәртү