Виктор Баранов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Виктор Баранов (рус. Баранов, Виктор Кириллович) (11 июнь 1901, Шереметьевка авылы, Сызран өязе, Сембер губернасы, хәзер Сызрань районы, Самара өлкәсе1970 елның 26 июле , Днепропетровск) — совет хәрби эшлеклесе, генерал-лейтенант (1943 елның 15 сентябре). Советлар Берлеге каһарманы (1945 елның 29 мае).

Павел Белов
Туу датасы 11 июнь 1901(1901-06-11)
Туу урыны Шереметьевка авылы, Сызран өязе, Сембер губернасы
Үлем датасы 26 июль 1970(1970-07-26) (69 яшь)
Үлем урыны Днепр (шәһәр), УССР, ССРБ
Дәрәҗә генерал-лейтенант

Башлангыч биографиясе үзгәртү

Виктор Баранов 1901 елның 11 июнендә бугенге көндә Самара өлкәсенең Сызрань районы Шереметьевка авылында крестьян гаиләсендә туа. Өч сыйныфны тәмамлаганнан соң Үзбәкстанда мамык чистарту заводында эшли.

Хәрби хезмәт үзгәртү

Гражданнар сугышы үзгәртү

1918 елның мартында ЭККА сафларына алына, шуннан соң Жлобинский полкының Кызыл армиячесе һәм Оренбург җыелма полкының 1 нче взвод командиры Көньяк Уралда генерал А.И. Дутов җитәкчелегендәге гаскәрләргә каршы, ә аннары Урта Азиядә басмачларга һәм инглиз интервентларына каршы сугышларда катнаша. 1918 елда контузия ала.

Сугышлар арасындагы чоры үзгәртү