Википедия бәхәсе:Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2

Соңгы шәрех: 10 ел элек элек Frhdkazan язды

Латин мәкаләләрен камилләштерергә омтылучылар элек тә булмады, мораторийны туктатсак та табылмас. Derslek (бәхәс) 2 авг 2013, 14:33 (UTC)Җавап бирергә

Борчылу урынлы, лэкин мораторийны саклап калу очен нигез була алмый - ТатВикинын латин версиясенен яши бирергэ хокукы бар. Бу каршылык хэл ителгэненэ кадэр Википедия:Минималь_күләм кагыйдэсенен кулланышына тулысынча яки Латинча ТатВикида мораторий игълан итергэ тэкъдим итэм.--frhdkazan (бәхәс) 2 авг 2013, 18:13 (UTC)Җавап бирергә

Мораторийне туктатганнан соң бөтенесе кулланучылар латин әлифбасында язмаслар, ләкин латинча ясалган калып очракта язарлар һәм иске мәкаләләрне тикшерерләр. Күбесе мәкалә барыбер кирилча язылачак, ләкин рәсми рәвештә Татарстанда рөхсәт ителгән латин әлифбасы Татар Википедиясендә тыелырга тиеш түгел. Кулланыла торган әлифба - үлми. --Kitap (бәхәс) 2 авг 2013, 17:14 (UTC)Җавап бирергә

  • Сораулар туа.
    • 1) Латин мәкаләләрне укучы табылырмы. Татарларның абсолют күпчелеге кирилл әлифбасын гына куллана, кайбер чит илләрне исәпләмәгәндә (м-н Фин татарлары), тик ни дисәгез дә латин имласында гына язучы (ягъни кириллны белмәүче) кешенең Википедиядә әлегә күренгәне юк.
    • 2) Википедия:Латин һәм Кирилл мәкаләләре арасында үзара сылтамалар кагыйдәсен хәзер кулланмыйча, латиннан кириллга һәм киресенчә юнәлтүләр ясый башладык иде, мораторий бетерелгәч бу кагыйдә кире үз көченә керәчәк тә, бик күп латин юнәлтүләрне бетерергә туры киләчәк бит. Моның белән кем шөгыльләнәчәк?--Ilnur efende (бәхәс) 2 авг 2013, 18:49 (UTC)Җавап бирергә

Җаваплар

Бу мәкаләне укып һәм бу фин татар кызын тыңлап: Finlyandiäneñ basketbol komandasında - tatar qızı, латинчә язылган текстлар кирәклеге ачыклана. Латин әлифбасы бит карил әлифбасын бетерми, алар бергә татар милләтен берләштерәләр. Шуны видео карап Фин татарлары аңлаешлырак була.

    • 2) Юнәлтү системасын үзгәртмибез. Дөрес әйткәнчә латин әлифбасы - латинча әзерләнгән калыплар өчен - кулланылачак. Үзегез күрәсез: кирилча ясалган калыплар өчен мин мәкаләләрне кирилча язам. --Kitap (бәхәс) 2 авг 2013, 19:07 (UTC)Җавап бирергә

Принципиаль яктан, бу мәсьәләне тавыш бирү ысулы белән хәл итү торышлыгы Википедиянен нигезләрен бозуны дәвам итү булып тора. Шул ук вакытта, Википедия:Консенсус һәм Википедия:5 кагыйдә мәсләкләре күзлегеннән караганда, бу тавыш бирүне игълан итүченен аргументлары башкаларына караганда ныграк күренә һәм тавыш бирүсез дә хокукларынын хөрмәт ителергә лаеклылыгы ап ачык. Бу нигез мәсләкләрне бозучыларына килэчэктэ ТатВикида рәсми вазыйфаларны башкарырга намзәт булу хокуклары бирелмәскә тиеш.--frhdkazan (бәхәс) 3 авг 2013, 09:35 (UTC)Җавап бирергә

  • Әйткәнемчә, татарларның абсолют күпчелеге латин әлифбасын белми, шулай итеп ул, мәсәлән Райт бертуганнар турында мәкаләне татарча укый да яза да алмаячак, чөнки бу бит латинда гына булачак. Кириллны белмәүче Викида катнашканы юк әле, шуңа да сораган идем бу кирәкме дип. Төп проблемасы да шулдыр инде аның, минемчә. Әгәр латинны гына белүче куланучылар булса, әлбәттә, безгә латинча язу кирәк, бу актуаль булар иде.--Ilnur efende (бәхәс) 3 авг 2013, 19:23 (UTC)Җавап бирергә
  • Татарлар купчелегенен латинча уку-яза белмэулэре бу имлэнын актуаль булмавына кагылышы юк. **1) Латин имлэсы татарлар тарафыннан кулланыла. **2) Латин имлэсы доньяда ин куп таралганы. **3) Латин имлэсы хэм анын нигезендэге донькулэм хэм торки теллэр белэн таныш булмаган татарлар гыйлемнен купчелек олешенэ кузлэре ябык булган (момкинчелеклэре чиклэнгэн инвалид) кешелэр дэрэжэсендэ яшилэр. **4) Латинча Татвики булмау татарлар хэм латин имлэны кулланучы торки халыклар арасында бэйлэнешлэрне зэгыйфлэндерэ.--frhdkazan (бәхәс) 4 авг 2013, 08:07 (UTC)Җавап бирергә
    • 1) Латин имләсе татарлар тарафыннан кулланылмый диярлек 2) Татар латин имлэсенең моңа кагылышы юк. 3) Тел белэн имләне бутамагыз, телне белмичэ имлэне белүдән ни файда? Латин татар имлэле белем чыганаклары юк. 4) Бәйләнешләрнең имләдән торуы минималь кулэмдэ, латинга кучеп кенэ без азэри эдэбиятын анлый башламыйбыз.--84.18.126.67 5 авг 2013, 13:37 (UTC)Җавап бирергә

Латин имләсе кирил әлиффбасын кулланырга комачауламый. Кирил әлифбасын беркем тыймый. Латин татар имләсе чыганаклары бар: Tatar teleneñ orfografiäse, рус телендә кыскача - кагыйдәләр, теләр - табар. Татарстан парламенты латин һәм кирил әлифбасы кулланышы рәсми рәвештә рөхсәт итте.--Kitap (бәхәс) 5 авг 2013, 13:56 (UTC)Җавап бирергә

Уртак төрки әлифбасы jaeki Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны nigezendae qabul itelgaen latin aelifbalary oechen Windows 7 haem/jaeki Windows 8 oechen klaviatura toezmaese jasalghanyna qadaer Latin TatWiki'da Әзери теле oechen ("ә" xaerefle) toezmaesen qullanuny raesmi raeweshtae roexsaet itaergae taeqdim itaem).--frhdkazan (бәхәс) 24 авг 2013, 05:49 (UTC)Җавап бирергә
«Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2» проекты битенә кире кайту.