Весь — Балтыйк буе фин кабиләсе, аннан вепслар һәм өлешчә кареллар килеп чыккан. Кабилә Ладога, Онега һәм Ак күл арасындагы һәм алардан көньяктарак җирләрне биләп торган.

IX гасырдаX гасыр башында көнчыгыш Европа халыклары

Весь һәм вису үзгәртү

XXIV гасыр гарәп географлары вису халкын искә алып китәләр. Алар язганча, бу халык югра белән күршедә Идел Болгарыннан төньякта яшәгән. Әхмәт ибн Фадлан һәм әл-Гарнати китапларында вису арв халкы белән беррәттән искә алына. Болгар сәүдәгәрләре вису белән сәүдә иткәннәр: аларга тимер әйберләр сатып тире алганнар. Гарәпләрнең вису исеме астындагы кабилә рус чыганакларындагы весь кабиләсе белән тәңгәл килә дигән фараз бар.

Археология истәлекләре үзгәртү

Археологлар весь һәм мерә белән Көнчыгыш-Европа тигезлегенең төньягында V—VI гасырларга кадәр көн күргән Дьяков мәдәниятен бәйлиләр.